Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Василий Гордовны бүген дә хөрмәтлиләр

Минзәләнең данлыклы кешеләре турында кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашты газета укучыбыз Рөстәм Шәймәрданов (халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына каршыларга әзерләнгән чорда бу бигрәк тә актуаль). Аларның берничәсен газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык. Мине тарихи вакыйгалар нык кызыксындыра. Шул темага кагылышлы китаплар укырга, аеруча документаль фильмнар карарга яратам. Бигрәк тә үзебезнең...

Минзәләнең данлыклы кешеләре турында кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашты газета укучыбыз Рөстәм Шәймәрданов (халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына каршыларга әзерләнгән чорда бу бигрәк тә актуаль). Аларның берничәсен газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык.

Мине тарихи вакыйгалар нык кызыксындыра. Шул темага кагылышлы китаплар укырга, аеруча документаль фильмнар карарга яратам. Бигрәк тә үзебезнең җирлектәге данлыклы кешеләр, аларның кылган гамәлләре, батырлыкларына битараф кала алмыйм. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә безнең бүгенге тыныч тормышыбыз бәрабәренә сугыш кырлары аша узган якташларыбызны, аларның батырлыкларын тагын бер кат күзаллыйбыз. Шулар арасыннан Советлар Союзы Герое Василий Гордовка тукталыйк. Безнең буын мәктәп елларыннан ук аның сугышчан батырлыклары турында белеп үсте. Гомумән, ул безнең районыбыз, республикабызның гына түгел, Россия горурлыгы да булырга тиешле шәхес дип саныйм.

Хәзерге яшь буын әлеге герой якташыбызның сугышчан батырлыклары турында беләме икән? Сугыш геройлары турында бик күп фильмнар караганым булды, әмма аларның берсендә дә Гордов турында тасвирланмый (бәлки ялгышамдыр?) Интернеттан очраклы рәвештә "Растрелянные Герои Советского Союза" дигән китапка юлыктым, авторы Т.В.Бортаковский. Менә шунда герой якташыбыз турында да язылган. Әлеге китапта Армия белән командалык итүчеләрне сугышка кадәр башланган репрессияләүнең сугыш тәмамлангач та дәвам итүе, барлык атылган 12 Геройның да (шул исәптән В.Гордовның да), аларның гамәлләрендә җинаятьчелек булмау сәбәпле, аклануы турында да тасвирлана.

Безнең өстәмә

Яшьләр автомобильләрендә талисман рәвешендә үз җирлегебездән чыккан генерал-полковник Василий Гордовның фотосурәтен куеп йөртсә, бу чара якташыбызга карата булган хөрмәтне, горурлык хисен арттырыр иде - Рөстәм Шәймәрданов шундый фикер әйтте. Геройның төсле фотосын ясаттырып, үзем өләшем йөрер идем дип тә өстәде. Тагын бер теләге - Аю авылы белән Матвеевка арасындагы федераль трассада геройга һәйкәл ясап куелса, тарихыбызны киңәйтүгә этәргеч ясар иде ул, диде ул.

Василий Гордов Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда рота, батальон, полк белән командалык итә, Н.И.Махно хәрби формированиеләрен юк итүдә катнаша. 1935 елда полковник званиесенә ия булган якташыбызга 1940 елда генерал-майор званиесе бирелә. Бөек Ватан сугышы башланганда Василий Николаевичка фәкать 45 яшь кенә була. Башта штаб начальнигы, аннары командуюший булуын беләбез. 1942 елның августында Сталинград фронты белән идарә итә. Дөрес, тарихи документларда аның биредә берничә хата җибәрүе, шуның өчен фронт белән командалык итүдән читләштерелүе турында әйтелә. Соңрак 33 нче армия, аннары 3 нче гвардия армиясе белән командалык итә. Гордов командалыгындагы гаскәрләр Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда сугышчан хәрәкәтләрдә, Сталинград өчен барган бәрелешләрдә, Ржевск-Вяземск, Спас-Деменск һәм Смоленск операцияләрендә, 1 нче Украина фронты составында Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага операцияләрендә катнаша. Шәхси батырлыгы һәм героизмы өчен Василий Гордовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң ул (1945-1946 елларда) Идел буе хәрби округы гаскәрләре белән командалык итә. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, өч 1 дәрәҗә Суворов ордены, Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр, шулай ук чит ил орденнары белән бүләкләнә. Бернинди нигезсез-нисез 1950 елда репрессия корбанына әверелә, 1954 елда аклана, шуның белән Герой исеме дә, башка дәүләт бүләкләре дә кабаттан торгызыла.

Бу кызыклы

*Бөек Ватан сугышына кадәр Василий Гордов үзенең туган авылына - Матвеевкага самолет белән төшә. Самолетны күрергә дип якын-тирә авыл кешеләре дә җыела. Якыннан самолетны беренче тапкыр күргән авыл халкы бу хакта шаккатып сөйли.

*Иске Маҗын авылында урнашкан кадетлар интернат-мәктәбе быел Геройның исемен йөртә башлады.

*Шәһәребездәге Җиңү паркында районыбыздагы сугыш һәм хезмәт геройлары истәлегенә бюстлар куелган, алар арасында Гордовка куелганы да бар.

100дән артык очыш ясаган

Тагын бер якташыбыз - сугыш ветераны Борис Иванович Страцюк турында искә алып китәсе килә (хәзер мәрхүм инде). Аны минзәләлеләр әле дә хәтерлидер, чөнки шәһәребездә үткәрелүче Җиңү парадын ветераннар исеменнән чыгыш ясап ел саен ачып җибәрә иде ул.

Аның белән үзе исән чакта сугыш еллары турында сөйләшеп утырырга туры килгәләде.

Бөек Ватан сугышы башланганда Борис Страцюкка 21 яшь кенә була әле. Кыю пилот сугыш елларында ИЛ-2 самолеты белән 110 сугышчан очыш ясаган. Бомбалары 4,5 тонна авырлыкта була.

-Безнең гаскәрләр өстенә төшмәсен өчен бомбаларны еш кына болытлардан аска төшеп ташларга туры килә иде, - дип сөйли торган иде ул.

Борис Страцюк Кенигсберг өчен барган сугышларда зенит снаряды кыйпылчыгыннан каты яралана. Җиңү көнен Ленинград госпиталендә каршылый. "Ленинград оборонасы өчен", "Кенигсбергны азат иткән өчен" медальләре, Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Борис Иванович Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, Минзәләдә гомер кичерде. Байтак еллар авыл хуҗалыгы техникумында хәрби эш буенча укытты.

Кенигсберг шәһәрен азат итүчеләр хөрмәтенә ясатылган обелискка алтын хәрефләр белән Борис Ивановичның да исеме язып куелган. Мин моның шаһиты, чөнки берничә еллар элек эш буенча шушы шәһәргә барырга туры килде.

Аның исемен шәһәребездәге берәр спорт мәктәбенә биреп булмас иде микән. Ә быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Борис Страцюкның фотопортретын ул яшәгән йортның стенасына урнаштырасы иде. Минем фикердәшләр табылыр, бәлки? Әлеге чараның инициаторы табылса, чыгымнарына матди өлешемне кертер идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев