Минзәлә
  • Рус Тат
  • Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәркем өчен

    Ел башыннан Татарстанда 909 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев җиткерде. Иң күп янгын чыгу очраклары Әлмәт, Кама Тамагы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Мөслим районнарына, Чаллы, Казан шәһәрләренә туры килә. Кызганыч, корбаннар да бар. Утлы...

    Ел башыннан Татарстанда 909 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев җиткерде. Иң күп янгын чыгу очраклары Әлмәт, Кама Тамагы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Мөслим районнарына, Чаллы, Казан шәһәрләренә туры килә. Кызганыч, корбаннар да бар. Утлы фаҗигаләрдә 89 кешенең гомере өзелгән, 140 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Һәр очракта да янгын чыгуның төп сәбәпчесе - кеше үзе. Кемдер, кайдадыр игътибарсыз кыланган.

    Иң күп янгын чыккан районнар исемлегенә, бәхеткә, безнең Минзәлә районы керми. Әмма 30 апрельдә Куян авылында булган янгын һәркемгә сак булырга бер мисал.

    Белгечләр язгы чорда аеруча игътибарлы булырга куша. Хәзерге вакытта Татарстан террито­рия­сен­дә бернинди дә учак ягарга яра­мый, хәтта үз бакчаңда да. Мо­ның өчен 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар өчен ул 15-30 мең сум, юридик затлар өчен 400 мең сумнан башлап 500 мең сумга ка­дәр тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: