Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юртау бистәсендә яңа йортлардан торган ике урам хасил булды

Юртау бистәсендәге яңа йортлардан торган урамнар һәркемнең игътибарын җәлеп итә, соңгы өч елда гына да биредә 21 йорт төзелде. -Шәхси йорт төзелеше өчен җир участокларын биргәндә өстенлек авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бирелде. Соңгы елларда бездә төзелгән йортларның күбесе яшь гаиләләрнеке. Бистәдә АПК программасы кысаларында 10 йорт төзелде,...

Юртау бистәсендәге яңа йортлардан торган урамнар һәркемнең игътибарын җәлеп итә, соңгы өч елда гына да биредә 21 йорт төзелде.

-Шәхси йорт төзелеше өчен җир участокларын биргәндә өстенлек авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бирелде. Соңгы елларда бездә төзелгән йортларның күбесе яшь гаиләләрнеке. Бистәдә АПК программасы кысаларында 10 йорт төзелде, шуның җидесе - шушы яңа Дорожная, Взлётная, Полевая урамнарында. - диде Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров.

Юртау авыл җирлегендә дә яңа йорт төзүчеләр 2013 елгы җыенда үз гозерләрен - шушы урамнарда юл төзелешенә, газ, су кертүгә, канализациягә үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне сораганнар иде. Район башлыгы Айдар Салахов авыл халкының үтенечен канәгатьләндерү юлларын эзләде һәм мәсьәләне хәл итте: Юртау бистәсендәге торак төзелеше мәйданчыгын комплекслы төзекләндерү "2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасына кертелде. Бу программага керү өчен төп шартларның берсе - бистәдә производство эшчәнлеге булу. Юртаулыларның бәхете - райондагы күп еллардан бирле тотрыклы эшләп, аягында нык торучы хуҗалыкларның берсе - хәзерге вакытта "Сөт иле-Минзәлә" филиалының "Минзәлә" бүлекчәсе булуы программага керүдә зур роль уйный.

Шушы программа нигезендә җирлектә төзелеш буенча нинди эшләр башкарылган? Бу хакта тулырак "Минзәлә" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев