Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзләрендә шатлык сирпелә

Урыс авылында яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе - Мулламөхәммәт белән Тәзкирә Зыятдиновларның тормышларында истәлекле көн, аларның икесенең дә 80 яшьлек юбилейлары. 45 ел буена иңне иңгә куеп гомер кичерүче әлеге парны район башлыгы Айдар Салахов, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин тәбрикләде. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, уллары Зилфак үзләре янында яшәсә,...

Урыс авылында яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе - Мулламөхәммәт белән Тәзкирә Зыятдиновларның тормышларында истәлекле көн, аларның икесенең дә 80 яшьлек юбилейлары. 45 ел буена иңне иңгә куеп гомер кичерүче әлеге парны район башлыгы Айдар Салахов, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин тәбрикләде.

Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, уллары Зилфак үзләре янында яшәсә, кызлары Земфира Коноваловкада яши.

-«Чулман» агрофирмасының алдынгы сыер савучысы ул, - диде Земфира турында агрофирма җитәкчесе Линар Ахунов.

Ата-ана өчен бала йөрәк парәсе, диеп дөрес өйтәләр. Кызлары турында сораштыра башлагач, Зыятдиновларның да йөзләрендә шатлык сирпеде.

Ике балалары бар икән, Рөстәм белән Альбина. Бу көннәрдә сөенечләре зур - Республика көне алдыннан кызлары Альбина кияүләре Руслан белән тормыш корып җибәрде.

-Ата-анасының, якыннарының йөзенә кызыллык китермичә яшәсеннәр, бәхетләре гомерлек булсын, - диде Тәзкирә апа оныгына бәхет теләп.

Зыятдиновлар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. «Эшләмәгән эш калмады», ди алар үткән тормышлары, хезмәт юллары турында сөйләгәндә. Мулламөхәммәт ага тракторда да эшләгән, сарыклар да караган, дуңгызчылыкта да хезмәт куйган. Тәзкирә апаның да хезмәт юлы терлекчелек белән бәйле: озак еллар сарыклар карый, аннары дуңгызчылыкта эшли, кырчылыкта да эшләргә туры килә.

-Яшьлек елларыбызда авырлыклар кичерсәк тә, хәзер рәхәттә яшибез. Шуңа күрә республика җитәкчелегенә рәхмәт укыйбыз. Кибетләрдәге мондый муллыкны күрербез дип кем уйлаган, оҗмахтагы кебек тормышлар, ни телибез, шуны киябез, нәрсәгә күз төшә, шуны алып куябыз. Моннан соң да шулай булсын, ил-көнгә тынычлык бирсен, һәркемгә кәеф күтәренкелеге телибез, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев