Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үз һөнәреңнең остасы бул!

    Озакламый мәктәпләр балалар шавыннан тынып калыр. Унберенчеләрнең дә иң озакка сузылган чиреге, ниһаять, тәмамланыр. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак яшьләр әле юллар чатында: кайсын сайларга? Никадәр зур сынаулар аша узып, матур, бәхетле киләчәкне сайлауда ялгышмасын иде яшьләр.

    Инженерлар күп, ләкин яхшы инженерлар аз, дигәнне еш ишетергә туры килә. Уку йорт­лары бу һөнәр ияләрен күпләп әзерли, ләкин аларның күбесе алган белгечлек буенча эшләр- гә әзер түгел. Соңгы елларда чыгарылыш студентларының һөнәри белемнәренең һәм күнекмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмавы сизелә.

    Кызганычка каршы, хәзерге көндә предриятиеләрнең бик азы гына үзләре өчен кирәкле белгечләр әзерләү макса­тында белем бирү процес­сында катнаша һәм югары уку йортларының санаулы­сы гына эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, предприятиеләр югары уку йортын тәмамлаучыларны стажлары булмаган килеш эшкә алмаска тырышалар. Әлеге проблеманы чишү һәм шул ук вакытта заманча ысуллар кул­ланып эшли алырдай белемле яшь кадрлар әзерләүне күздә тотып, Казан милли тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалы 2008 нче елның 1 нче сентябреннән кластер ысулы белән укыту­га күчә. Бу проект нигезендә студентлар 4 ел дәвамында машина төзүчеләр мәгариф кластерында түләүсез күп баскычлы (башлангыч, урта, югары) һөнәри белем алалар, "машина төзүче конструктор" бакалавр квалификациясенә ия булалар.

    Күп баскычлы һөнәри белем бирүгә күчү һөнәр алуның дәрәҗәсен күтәрә, дип саный белгечләр. 2011 елның май аен­да узган Бөтенроссия машина төзүчеләр съездында Россия хөкүмәтенең премьер-минис­тры Владимир Путин "КамАЗ" җәмгыяте һәм КНИТУ-КАИның Яр Чаллы филиалының клас­терлар принципы буенча укы­ту проектын югары бәяләде, аның инженер һөнәренең аб­руен күтәрүдә, бүгенге көндә сәләтле, югары квалифика­цияле белгечләр әзерләүдәге әһәмиятен ассызыклап үтте.

    Югары уку йортында белем алу белән беррәттән студентлар Яр Чаллы политехник коллед­жында башлангыч һөнәри бе­лем алалар һәм, үз теләкләре белән сайлап, токарь яки фрезеровщик һөнәрләрен үзләштерәләр. Икенче курс­та алар "КамАЗ" җәмгыятенең эшчәнлеген камилләштерү буенча проектларда катнашу мөмкинлеге алалар һәм поли­техника колледжында алган квалификацияләре буенча ту­рыдан-туры эшли башлыйлар. Бу студентларның вакытлы һәм даими хезмәт коллективлары­на социаль һәм һөнәри яктан җайлашу чоры була. Өченче курста студентлардан төрле проектларда катнашып эшләү зур мөстәкыйльлекне таләп итә. Дүртенче курста студент эш белән укуны бергә башкара, ул турыдан-туры җитештерү линияләрендә һәм инженер­лык хезмәтендә техник бел­геч вазифасын башкара. Иң көчле студентлар машина төзү өлкәсен фәнни-техник үстерүгә кагылышлы проектларда (НИ­ОКР) катнашалар. Дүрт ел уку дәверендә яхшы өлгерүче сту­дентлар дәүләт стипендиясе белән өстәмә "КамАЗ" стипен­диясе дә алалар (аена 1200 һәм 2000 сум күләмендә). Шу­лай итеп, алар беренче курстан ук "КамАЗ" җәмгыятенең бер өлеше булып саналалар, уни­верситетны бетерүгә аларны стажлы тәҗрибәле белгеч бу­ларак гарантияле хезмәт урын­нары көтә.

    Бүген заман икътисадның бар­лык тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итә. Эш бирүчеләр дә, һөнәр сайлау ал­дында торган мәктәп укучыла­ры да, аларның ата-аналары да заманның башка, таләпләрнең бүтән икәнен яхшы аңлый. Һөнәри белем бирүнең заказ­чысы булырга, уку йортлары эш бирүче куйган таләпләрдән чыгып эшләргә тиеш. Хәзерге көндә бу - дәүләт сәясәтенең нигезе. Гомумән, эшегезнең чын остасы булсагыз, беркай­чан да югалып калмассыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: