Минзәлә
  • Рус Тат
  • Закон һәркемне тигезлиме?

    Заманында бу тулай торакка урнашу һәм пропискага керү зур бәхет булды. Чөнки анда күбрәк протекция белән үттеләр. Ягъни теге яки бу предприятие җитәкчесе үзенә бик кирәк белгечне КПСС райкомы, аннан соң район Советы җитәкчеләре ярдәме белән генә урнаштыра иделәр. Тулай торак нефтьчеләрнеке иде бит. МУРБ таралгач, ул юридик хуҗасыз калган,...

    Заманында бу тулай торакка урнашу һәм пропискага керү зур бәхет булды.

    Чөнки анда күбрәк протекция белән үттеләр. Ягъни теге яки бу предприятие җитәкчесе үзенә бик кирәк белгечне КПСС райкомы, аннан соң район Советы җитәкчеләре ярдәме белән генә урнаштыра иделәр. Тулай торак нефтьчеләрнеке иде бит. МУРБ таралгач, ул юридик хуҗасыз калган, ә формаль төстә МПП карамагында булды. Менә шул вакытларда эшләүче комендантларның кеше-ләрне өсте-өстенә пропискага кертүе хакында бик күп сөйләнде. Нәтиҗәсе күз алдында, әлеге торак "авария хәлендә" статусын алгач, анда 49 гаилә (кеше түгел, гаилә) пропискада булуы ачыкланды. Бүлмәләрнең күпмегә ким булуын язып тормыйм. Үткән эшкә салават.

    Ни генә булмасын, районның бүгенге хакимияте пропискада булган һәр гаиләгә Россиянең авария фонды аша килгән акчага һәм Татарстанның Дәүләт торак фонды аша төзелүче йортларда фатир алырга иреште. Дөрес, яңа йортларда торак мәйданы тулай торактагы кебек бик кечкенә. Хуҗасызлык вакытында пропискага керткәндә социаль нормаларны карап тормаганнар. Шуңа һәр гаилә хәлдән килгәнчә социаль ипотека аша үзенең булачак торагын киңәйтте. Искедән яңага күчкәнче йорт төзелгән арада барлык документларны тәртипкә китерәсе бар бит әле. Кем торакка мохтаҗ, документлары белән барлык ин-станцияләрне дә үтеп йортның, фатирларның әзер булганын көтеп утыралар. Аларның саны 40 ка җиткән. Ә калганнары кайда, диярсез. Иң серле момент шуннан башлана да инде.

    Әйе, миңа фатир бушка тиеш дип баш күтәрү-челәр булган. Әмма Россиянең бүгенге законнары элек танышлык белән алучыларны һәм мохтаҗлыктан монда пропискага эләк-кәннәрне тигезләп куйган. Әйткәнемчә, 49ның тугызы икенчел торактан фатир алабыз дип документларын тәртипкә китерүдән качып йөриләр.

    Шулай итеп райондагы авария хәлендәге торак проблемасын хәл итүгә аяк чалалар. Бүген тулай торак шәһәр башкарма комитеты балансында. Әмма анда әлеге тугыз кешенең кайберләрен бөтенләй күргәннәре юк икән. Үзенә күрә фантомаслар. Ул исемлектәге кешеләрнең кайда яшәгәннәрен дә белмиләр, шул ук вакытта аларны торактан мәхрүм итү буенча (инде ике елга якын) чаралар да күрелми. Һәрхәлдә, әлегә берсенең эше дә судка бирелмәгән. Законнарны санга сукмаучыларны ничек акылга утыртырга җыенуны да әйтә алмадылар. Бәлки ул кешеләрнең фамилияләре яңа торактан колак кагарга мөмкинлек бирмидер. Тормыш күрсәткәнчә, юридик закон һәркемне тигезләү дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Ә әхлак! Торакка мохтаҗлар ипотекага керергә (анда шактый сумма түлисе була) риза булганда, башкалар яңа фатирны бушка алырга мөмкинлек бирүче яңа танышлар эзлиме?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: