Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Замана белән бергә атлап

Түбән тәкермәнлеләр кебек мәдәният өлкәсендә актив эш алып баручылар булганда, районыбыз авылларында җыр-моң учагы әле сүнмиячәк дигән өмет бар.

Иң мөһиме, үз көннәрен үзләре күрү ягын карыйлар алар. Гел спонсорларга ялынганчы, кемнәндер көткәнче, дип, мөстәкыйль рәвештә радиомикрофоннар алып куйганнар.

Җайланма алып кую бер хәл – аны эшләтергә дә кирәк: бу яктан түбән тәкермәнлеләр сынатмыйлар –күрше авылларга да гастрольләргә чыга башлаганнар. Үз авылларында шактый уңышлы концерт куйгач, Рәсимә һәм Илсур Әсхәмовлар чакыруы буенча, Хуҗәмәт тамашачасына да бүләк ясарга булганнар.

24 кешедән (болар Ришат –Гөлнара Вәлиевлар, Рифат –Гөлназ Гәрәевлар, Гөлфия Фәйзрахманова, Фәридә Хөсәенова, Нурсинә Идиятуллина, Әлфия Сәлимова, Айгөл Шакирова, , җитәкчесе Зөһрә Вәлиева һәм гармунчысы Сәетҗан Гимастинов булган “Ак калфак” ансамбле, Юшады кунаклары Асаф Шигапов белән Наталья Чепкасова, Югары Тәкермәннән Диләрә Атнагулова, Рамил Арсланов – Гөлфирә Юмаева,) торган артистлар делегациясенең чыгышлары алкышларга күммәслек түгел. Үзләренчә “Беренче театр”, “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек үлемсез классик әсәрләрдән өзекләр һәм төрле кызыклы сценкалар сәхнәләштергәннәр, җыр-биюгә дә бай булган концерт. Әле Эльвера Гәрәева белән Ахун Гайнанов (икесе дә Хуҗәмәттән) видеога да төшереп барганнар чыгышларны, шуңа теләгән кеше интернетта да карый ала аларны. Димәк, тәкермәнлеләр замана белән атларга, интернет платформасын үзләштерергә кирәклеген аңлап эш итәләр.Бер яктан концертка килмәгән кеше дә, соңыннан андагы чыгышларны өлешчә булса да карый ала, шул ук вакытта ул кешедә “их, ничек шәп булган, барасы, тулаем карыйсы калган” дигән хисләр дә тумый калмый.

Безнең өстәмә

23 ноябрь көнне сәгать 18.30 да Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында “ТАТМЕДИА” АҖ нең “Минзәлә-информ” филиалының мәгълүмати иганәчелеге ярдәмендә “Җырлы гомер –парлы гомер” концерт тамашасы да булачак. Анда да килми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев