Зөлфия Евграпова — милләт сакчысы
Чын мөгәллимә булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк, ди Зөлфия ханым.
Зөлфия Зәки кызы Евграпова моннан 45 ел элек нәкъ менә шушы һөнәрне сайлый. Аның укытучылык язмышында , бары тик үзенең остазлары ясагандыр. Ул бүген беренче мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучысы Сәйдел Баева, Бикбау урта мәктәбе укытучылары: Флорида, Роза, Флера апаларын, Мәгъсүм, Зөфәк абыйларын бик яхшы хәтерли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училишесында олы тормышка юл күрсәткән бөек остазлары: Васил Һадиевич, Флера Саитовна, Хәния Хамматовнаны да зур ихтирам белән искә ала ул. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, чисталык бөркелгәнен бу якты, бөек затлардан дигән уйлары укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе була аның өчен.
1979 елда Бикбау урта мәктәбен тәмамлагач Зөлфия ханым Минзәлә педагогия училишесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң юллама буенча Кадрәк мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә. Зөлфия Зәки кызы үз эшенә җитди карап, тугры кала. Балаларга аларның дусты булырга тырыша, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап таба, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы булырга тырыша.
Хәзерге заманда фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләү зарури. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр дә катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала , ә менә аралашмыйча яши алмый. Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын баета «Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала»-дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Шуңа күрә дә ул дәресләрендә әхлак тәрбиясенә зур урын бирә. Дәресләрдә татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләрне, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәтә.
Зөлфия ханым үз белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшли. Атаклы педагог Ушинский ла: "Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала«,-дип язган ул.
«Минзәлә» газетасы аша район, республика яңалыкларын яратып укый. Район газетасын үзен-белә белгәннән бирле 50 елга якын яратып укый, бер елны да язылмый калганы юк. Ул буш вакытларында авылның мәдәни чараларында актив катнаша, бакчасында төрле яшелчәләр үстерә, өй тутырып гөлләр, чәчкәләр үстерә.
Ул укытучы булуы белән горурлана. Башлангыч сыйныф укытучысы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. Димәк, татарча укыту балаларыбызны ана телендә аралашырга өйрәтү-киләчәк турында да кайгырту ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев