Минзәлә
  • Рус Тат
  • Таныш булыгыз:Минзәләдә яңа җитәкче

    Н.З.Гыйльфанов агымдагы елның апрель аеннан Минзәлә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлады. Нурһади Золя улы 1967 елның 20 августында Минзәлә районы Аю авылында туган. 1986 елда Минзәлә педагогия училищесын (хезмәт һәм сызым укытучысы), 1994 елда Казан дәүләт педа­гогия институтын (физик культура укытучысы) тәмамлый, 2008...

    Н.З.Гыйльфанов агымдагы елның апрель аеннан Минзәлә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлады.

    Нурһади Золя улы 1967 елның 20 августында Минзәлә районы Аю авылында туган. 1986 елда Минзәлә педагогия училищесын (хезмәт һәм сызым укытучысы), 1994 елда Казан дәүләт педа­гогия институтын (физик культура укытучысы) тәмамлый, 2008 елда та­тар агробизнес кадрла­рын яңадан әзерләү ин­ститутында дәүләт һәм муниципаль үзидарә менеджеры белгечлеге ала. Бүгенге көндә Ка­зан дәүләт энергетика университетының 5 кур­сында белем ала. 1997 елда "Физик культура һәм спорт отличнигы" билгесе белән, 2005 елда "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" ме­дале белән бүләкләнә. Минзәлә районы Сове­ты, Аю авыл җирлеге де­путаты.

    Нурһади Гыйльфанов хезмәт юлын 1986 елда Бикбау урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлап җибәрә. Анда бер еллап эшләгәч, армия сафларында хез-мәт итә. Аннан кайткач, Аю урта мәктәбендә физкультура укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. 2000-2006 еллар­да "Якты юл" совхозы ди­ректоры вазифасын баш­кара. Аннан соң бер ел­лап "Минзәлә шәһәренең күппрофильле яшьләр үзәге" МУ директоры була. 2007 елдан 2013 елгача Аю авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт итә.

    Хатыны Раушания Гыйльфанова Аю бала­лар бакчасы мөдире, кызлары Ләйлә Чаллы шәһәрендәге Гали Акыш исемендәге лицей-ин­тернатта 6 сыйныфта бе­лем ала.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: