Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Минзәлә районы газетасының элекке мөхәррире Илдус Диндаров иҗаты

Диндаров Илдус Гали улы (15.3.1949,Октябрь хәзерге Нурлат) районының Биккол авылы) язучы, журналист Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укый. Казан дәүләт университетын (1974) һәм Ленинград югары партия мәктәбен (1986) тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр, шигырьләр бастыра. 1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының "Дуслык"("Дружба", "Туслах") газетасында әдәби...

Диндаров Илдус Гали улы (15.3.1949,Октябрь хәзерге Нурлат) районының Биккол авылы) язучы, журналист

Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укый. Казан дәүләт университетын (1974) һәм Ленинград югары партия мәктәбен (1986) тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр, шигырьләр бастыра. 1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының "Дуслык"("Дружба", "Туслах") газетасында әдәби сотрудник,бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир вазифасын башкаручы; Аксубай районы газетасы "Авыл таңнары"нда (" Сельская новь") тәрҗемәче булып эшли. Комсомол юлламасы белән Түбән Камадагы Бөтенсоюз химия комбинаты төзелешендә катнаша, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.1986-1991 елларда Минзәлә районы газетасы мөхәррире, КПССның Октябрь райкомында җаваплы хезмәткәр."Шәһри Казан" газетасында эшли(1998-2002). 1991 елдан «Ватаным Татарстан» газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе. Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгьзасы. Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгьзасы. "Гомер фасыллары", "Күңел яктысы","Җәй кайда кышлый?","Язмышлар балкышы - Бикколым","Үз ягымда" һ.б. исемле шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документаль китаплар авторы.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. "Зиреклем -туган җирем" китабы өчен Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе(1912).

ШИГЫРЬЛӘР

РӘШӘЛЕ ҮРЛӘРЕМ

Нинди сагынганмын үрләремне...

Йөзем сыйпый йомшак рәшә;

..."Сау кайттыңмы?" диеп иңнәремә

Кагылгалап оча керәшә.

Нәүмизләнеп көткән балачагым

Үрелеп карый сыман үр аша.

Шушы төштә генә миңа рәхәт,

Шунда гына күңел гел таша.

Шатлык яше күзләремне манчый-

Агымсулар итеп күрәмен

Өрфиядәй тиберәнеп торган

Зәңгәр рәшәле үрләрен.

Ә шулай да миңа ник ямансу?

Үргә менгәч кенә кем дәшә?

...Алдан белеп минем язмышымны -

Мәңгелеккә вакыт агышымы -

Ашыктыра кая рәшә?!

.

ХХХ

Бытбылдыклы арыш арасыннан

Боргаланган басу юллары...

Ак каеннар белән каймаланган

Ал болытлы офык буйлары.

Илаһи шул манзараны мәңге

Күңелемдә йөртсәм гаҗәпме?!

Төшләремдә, имеш, аера алмыйм

Туган җиремме бу? Җәннәтме?

ЯЗ

Тәрәзгә чигелгән карчәчәк

Чык эзе калдырып эреде.

Тәненә терек су йөгергәч,

Аккаен кояшка үрелде.

Урамны тарсынган гөрләвек,

Челтерәп сөенде, кыр буйлап.

Тургайлар җырына, дәртләнеп,

Тамчылар биешә тыпырдап.

Һәрбер җан зарыккан яз килде!

Шатлыгы шатлыкка бәйләнә.

Йөрәктә уянган тойгылар

Бер тында аһәңгә әйләнә.

Югыйсә, гадәти яз инде:

Яңарып күренә һәр көне...

...Мин бүген иске җыр ишеттем,

Яңгырый... өр-яңа шикелле.

ххх

Тәгәри гомер йомгактай,

Серле, төрле юл белән;

Чорнала да җир шарына...

Кайда очы? Кем белгән...

Тәгәри гомер, үзгәрә:

Уйлы, гамьле кешегә

Бик катлаулы хәлләр кинәт

Гади генә чишелә.

Тәгәри гомер... Тирә-юнь

Шәйләнә тиз-тиз генә;

Мәңгелек дигән мәхәббәт,

Ул икән мизгел генә.

Тәгәри гомер азакка

(Файдасыз юрау, гөман):

Иң хәтәр җирендә өзелгән

Кызыклы кино сыман.

Тәгәри гомер,тәгәри;

Әйләнә җир тирәли.

... Яши бирә кеше гамьдә,

Көтә үзе әллә ни....

Якты күл

Кояш нурында якты күл

Күзләрне камаштыра.

Тынычлыгын яр тирәли

Камышлар саклап тора.

Йокымсыраган гүзәл күк,

Күл өсте уйчан, җитди;

Алкын суларын айкарга

Җилләр дә җөрьәт итми.

Чү, бер кошчык очкан көйгә

Канат очын тидерде дә,

Ярга дулкын йөгерде-

Кытыгы килде ак күлнең,

Елмайды, гүя көлде.

( «Кечкенә Апуш»* рәсеме )

Гади генә, илаһи бер мизгел:

Авыл өе... Тәрәз ...Яран гөл...

Киң сәкедә Апуш, кашык тоткан;

Коштабакта катык, бәрәңге.

Мөлдерәмә кара күзләр нигә

Бәгырьләрне өзә бу хәтле!?

Мәктәпләрдә элек укыттылар:

"Ятим ...мескен... Ә сез - бәхетле."

Аңлаттылар тагы: ул нарасый

Фәкыйрьлектән мәэюс* карый, дип;

(...Ул карашның асыл мәгьнәсен

Еллар үткәч, күпләр аңлый бит).

Без «бәхетле» - Тукай варислары -

Өс-баш бөтен хәзер, тамак тук.

"Бөек"ләрне күккә чөергәндә,

Туган телгә генә кадер юк.

Нәни Апуш әйтә төсле бүген,

Жәлләп, әрнеп безне күзли дә:

«Ана теленнән дә аерсалар,

Чын ятимлек шушы, үзе лә!».

*Рәссам Хаҗиморат Казаков эше

*Мәэюс - өметсез

Дилбегә кем кулында?

Татар телен, урыс телен бергә

Тиңли кемдер шигьри пар атка,-

Кешене ул адаштырмас, имеш,

Юнәлсә дә кайсы тарафка.

Алай икән, төпкә җигелгәне

Хәтерләтә туган телемне;

Икенчесе исә янәшәгә таккан

Мичәү аты* төсле түгелме?

Томырылып чаба акбүз бахбай,

Офыкларга таба омтылып.

Яндагысы гына чыгымчылап,

Читкә каергалый онтылып.

Төптәгесе шулай туры барса,

Киртә булмас һич ни юлында:

Бөтен хикмәт ләса дилбегәнең

Булуында кемнең кулында.

Һәй! Сәйярның җитәр юлы ерак,

Киләчәктә эше бар аның;

Изге максатыңнан тайпылмыйча,

Дилбегәңне нык тот,татарым!

Мичәү аты* - төп атка ярдәмче көч буларак, мичәүгә, янга җигелгән ат.

Арыслан һәм Мәче

(Мәсәл)

Арысланны беренче кат

Күргәч тә Мыраубикә :

- «Сиңа тартым токымы»,- дип

Әйтмиләр икән тиккә.

Ул койрык, ул мыеклар...

Нәкь минеке прәме...

Тик шигем бар: минем сыман

Тычкан тота беләме?!

Шомалар бистәсе

...сез яшәгән

коммунизм кыры күренә

Һ. Такташ

Кәтижләре кирмәнмени:

Коймалар биек, киртләч.

Неон утына коена

Урамнары, кич җиткәч.

Юллары да - нәкь пыяла -

Асфальт җәйгән, шоп-шома.

Халкы да бит гаҗәп " мыштым",

Яшиләр тын, шым гына.

Шыпырт кына, тиз коралар

Катлы-катлы йортын да;

Сәмәне дә җилдән кергән...

Алай булгач, кайдан килгән?-

Белми аны чуртым да.

Күләгәдәй шуып чаба

Машина да машина...

Нинди җәннәт ишелеп төшкән

Бу "шомалар" башына?!

Прастуй адәм гаҗиз кала,

Арт чүмечен кашый да.

..." Коммунизм кыры"н "күреп"

Такташ бабай язганча,

Болар шунда яшәүчеләр

Булып чыга алайса?!! Ә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев