Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Зөлфия Равилова иҗаты

Туган авылым Авылдагы тормыш начар, диләр. Начардыр ул шәһәр халкына. Туган авылым, йөргән болыннарым - Минем күңелем шунда ашкына. Шул авылда үтте минем яшьлек. Шул авылда сөйдем ярларны. Шул авылда ямьле март аенда Каршыладык бик күп язларны. Авылым җирләрендә Үтте минем яшьлек елларым. Үзем киттем, ләкин ул җирләрдә Калды минем...

Туган авылым

Авылдагы тормыш начар, диләр.

Начардыр ул шәһәр халкына.

Туган авылым, йөргән болыннарым -

Минем күңелем шунда ашкына.

Шул авылда үтте минем яшьлек.

Шул авылда сөйдем ярларны.

Шул авылда ямьле март аенда

Каршыладык бик күп язларны.

Авылым җирләрендә

Үтте минем яшьлек елларым.

Үзем киттем, ләкин ул җирләрдә

Калды минем яшьлек дусларым.

Шәһәрдәге рәхәт тормыш, дуслар,

Ике көн дә үтми ялкыта.

Авылдагы үткән тормышыма

Үкенмим мин һичбер вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев