Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Альфира Муфтахова - "Матур итеп таңнар атты..."

Языйм әле сиңа булган Уй-хисләремнең берсен. Минем ни әйтәселәрне Бәлки үзең белерсең? Нигә шулай көтмәгәндә Очрадың син юлымда? Нигә шулай очрашулар Кабатланмый тагын да? Матур шул җәйге кичләр Кабатлансын иде тагын да. Тагын шулай матур итеп Утырасы иде болында. Нинди генә матур җырлар Җырланмады ул кичтә! Йолдызлар да безне күзләп...

Языйм әле сиңа булган

Уй-хисләремнең берсен.

Минем ни әйтәселәрне

Бәлки үзең белерсең?

Нигә шулай көтмәгәндә

Очрадың син юлымда?

Нигә шулай очрашулар

Кабатланмый тагын да?

Матур шул җәйге кичләр

Кабатлансын иде тагын да.

Тагын шулай матур итеп

Утырасы иде болында.

Нинди генә матур җырлар

Җырланмады ул кичтә!

Йолдызлар да безне күзләп

Сөенделәр ул кичтә.

Матур итеп таңнар атты,

Кемгә матур, кемгә - ямансу.

Бергә үткән безнең көннәр

Калсын шулай гел алсу.

Сиңа булган изге хисләремне

Аңлый алырсың микән?

Әллә инде "ваемсыз" дип

Көлеп китәрсең микән?

Әгәр анласаң, чын дус итсәң,

Бул син гел янәшәмдә.

Минем эчкерсезлегемне

Аңларсын син үзең дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев