Минзәлә
  • Рус Тат
  • Алгы сафта һаман да

    Мөхтәрәм минзәләле, Ленин ордены кавалеры Тулпар Мәхәсим улы Ильясовка багышлыйм. (Шигырь-нәсыйхәт) Татар нефте тармагының Маршалы- Сез Тулпар ага, Сез казыган чишмәләрдән Кара: алтын һаман ага! Даныгыз бар, тормышыгыз бөтен, Ә калганы шунда Ник .... китми. Яшьләр тарихны исәпли Бары туксан бердән. Алар "дөньяның кендеге " Алар " текә", хәйран!? Кырык...

    Мөхтәрәм минзәләле, Ленин ордены кавалеры Тулпар

    Мәхәсим улы Ильясовка багышлыйм.

    (Шигырь-нәсыйхәт)

    Татар нефте тармагының

    Маршалы- Сез Тулпар ага,

    Сез казыган чишмәләрдән

    Кара: алтын һаман ага!

    Даныгыз бар,

    тормышыгыз бөтен,

    Ә калганы шунда

    Ник .... китми.

    Яшьләр тарихны исәпли

    Бары туксан бердән.

    Алар "дөньяның кендеге "

    Алар " текә", хәйран!?

    Кырык ел җирне бораулап

    Күпме токым узган?

    Кара алтын куа- куа

    СССР лар тузган.

    Автордан -маршал титулы

    "Минзәләдән"- йолдыз.

    Сез- илебез мактаулысы -

    Онытмагыз шунысын.

    91 дә алтмыш тулган

    Шаһит "Минзәлә"дер,

    Шул борчуны күтәралмый

    Илләр мәттәлләде.

    Көмеш тояк Тулпар атлар

    Татар тарихында,

    Минзәләдә көн күрәләр -

    Гәҗит архивында.

    Узган юлы гыйбрәтле -

    Мәгрүр- ИЛ агасы.

    Тормыш юлыгызны укып

    Яшләр сабак алсын.

    Күз карашы -тәрбияли

    Вәгъдә бирсә -иман.

    Шөлләп кенә сорау тезәм

    Мин маршалга һаман

    Күкрәк тулы орден-медаль,

    Тик телефон дәшми:

    Сезнең белән сүз катырга

    Чыныгу кирәк яшли.

    Бөек хезмәт батырлыгы

    Гаҗәп, сокландыра!

    Бүген дә сез изге юлның-

    Алгы сафларында.!!!

    Сезнең язмыш - ил тарихы.

    Безнең кулда - каләм,

    "Минзәлә"нең иң түрендә

    Сезгә -хөрмәт, сәлам.

    Сезнең турда укыр әле

    Яшьләр, пионерлар.

    Бәлки, әле сәлам юллар

    Замнар, генераллар.

    Маршалларны танымаган

    Солдат була алмый,

    Моны хәзер Минзәләдә

    Өйрәнчек тә аңлый.

    Пар канатың -Сания апа -

    Синең " генералшаң",

    Кавалерын гел кайгырта

    Авыр сулап алса.

    Кайда күпме байлык барын-

    Күнел яттан белә,

    Күз алдында зур вышкалар,

    Көянтәләр(качалкалар)бөглә.

    Йөрәк сыкрап бер әйләнде

    Якын нефть кустын,

    Бер ярты нефть бирделәр

    Әйдә ,-истәлек булсын.

    Бер тамчы файда алмады

    Диеп әйтү-ялган,

    Ярты литр нефть тора

    Күргәзмәдән калган!

    Тулпар атка ияреп чаба-

    Илнең шәп атлары,

    Яңа заман чабышында

    Җиңү- максатлары.

    Яшьләр джипта элдертә-

    Җил куалар микән?

    Сезнең буын үгез җигеп-

    Илне бөтен иткән.

    Кайберләре безнең белән

    Бер сафта да торды,

    Каткан билен бөгә -бөгә

    Игелекләр кылды.

    Кашкалакта завод эшли (Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Дәвек

    Утлап йөрми атлар. авылының тарихи болынлыгы ,хәзер утрау).

    Мая юкмы анда безгә,

    Кая безнең хаклар?

    Бу юллар мәдхия түгел

    Сезгә -нигә шөһрәт,

    Без-картларга яшь буыннан

    Тик игътибар кирәк.

    Ык ярында - ак параход

    Нәкъ җырдагы кебек.

    Дисбе тартып тәкбир әйтәм,

    Раббем, кичер элек.

    Хәзер- иске заман түгел -

    Хәзер яңа заман.

    Ил байлыгы һаман ага

    Көнбатышка табан.

    Аксакаллар, замандашлар-

    Нәселең кадерең белә,

    Оныклар нәсыйхәт ала-

    Татар бистәсендә (Иске татар бистәсе)

    Артта Мәрҗани мәчете

    Алда- горур маршал

    Яшь парларга бәхет тели

    Амин, шулай булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: