Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Алгы сафта һаман да (Стратегик тармак маршалы -Тулпар Ильясов)

Мөхтәрәм ил агасы , данлакла нефтьче,элеккеге минзәлә разведка- бораулау идарәсене бораулау мастеры ,Ленин ордены кавалеры ,Тулпар Мәхәсим улы Ильясовка багышлана. Тулпар-бик шәп ат,чапкын ат.Тагын бер мәгънәсе -әкият мифологиядә пар канатлы ат.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге) Минзәләнең элеккеге МУРБ сы (Мензелинское управление разведочного бурения) Татнефть җитештерү берләшмәсе структурасында иде.(Акционерлашкач "Татнефть" ААҖ). Нефтьчеләрнең...

Мөхтәрәм ил агасы , данлакла нефтьче,элеккеге минзәлә разведка- бораулау идарәсене бораулау мастеры ,Ленин ордены кавалеры ,Тулпар Мәхәсим улы Ильясовка багышлана.

Тулпар-бик шәп ат,чапкын ат.Тагын бер мәгънәсе -әкият мифологиядә пар канатлы ат.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

Минзәләнең элеккеге МУРБ сы (Мензелинское управление разведочного бурения) Татнефть җитештерү берләшмәсе структурасында иде.(Акционерлашкач "Татнефть" ААҖ).

Нефтьчеләрнең Минзәлә идарәсе автомәктәп,педучилище,МСХТ,медицина училиәелары ,башка оешма учреңдениеләре кебек үк ТАССР, РСФСР, СССР га даны таралган,хезмәт батырлыгы таралган оешма иде. Күпме квалификацияле эшче( Әлмәт ШБК сы ,Школа буравых кадров,авт иск.),инженер техник-хезмәткәр, җитәкче-легендар җитәкчеләр үстерде ,тәрбияләде әлеге идарә.СССР ның,хәзерге РФ ның нефть һәм газ тармагы өчен. Әлеге оешмада эшләү дәрәҗәле санала иде.

Очерк герое Тулпар мәхәсим улы Ильясов-МУРБ гың бораулау мастеры,Хезмәт Кызыл байрагы,Ленин ордены кавалеры,Мәскәүдә ВДНХ лауреаты.(Яшь буын Лениннның кем,орденының нәрсә һәм ВДНХ ның ни икәнен Интернет аша карасын.).

Ленин одены СССРның иң югары дәүләт бүләге иде.Ул дөньяның 6,1 өлешен биләп торган Совет дәүләте һәм җәмгыяте каршындагы ХЕЗМӘТ БАТЫРЛЫКЛАРЫ ӨЧЕН БИРЕЛӘ ИДЕ.Әлеге бүләк ияләрен хөкүмәт кешеләре дип тә йөртәләр.

(Уенын- чынын бергә кушып).

1.Татар нефте тармагының

Маршалы- Сез Тулпар ага

Сез казыган чишмәләрдән

"Кара- алтын " һаман ага!

Яшьләр тарихны исәпли

Бары туксан бердән.

Алар "дөньяның кендеге "

Алар " текә" ,хәйран !?

Кырык ел җирне бораулап

Күпме токым узган?

Кара алтын куа- куа

СССР лар тузган.

Яшьләр "джипта" элдертә-

Җил куалар микән?

Сезнең буын үгез җигеп-

Илне бөтен иткән.

Автордан -маршал титулы

"Минзәлә"дән- йолдыз

Сез- илебез мактаулысы

Онытмагыз шунысын!

91 дә алтмыш тулган

Шаһит "Минзәлә"дер.

Сез яулаган бу үрләрне

Күпләр күрәлмәде.

Көмеш тояк Тулпар атлар

Татар тарихында

Минзәләдә көн күрәләр -

Казна фатирында.

Узган юлы гыйбрәтле-

Мәгрүр- Ил агасы

Тормыш юлыгызны укып

Яшьләр үрнәк алсын.

Күз карашы -тәрбияли

Вәгъдә бирсә -иман.

Шөлләп кенә сорау тезәм

Мин мастерга һаман.

Күкрәк тулы орден-медаль

Тик телефон дәшми.

Сезнең белән сүз катырга

Чыныгу кирәк яшьли.

Бөек хезмәт батырлыгы

Гаҗәп, сокландыра!

Бүген дә сез изге юлның-

Алгы сафларында!

Сезнең язмыш -ил тарихы

Безнең кулда-каләм,

"Минзәлә"нең иң түрендә

Сезгә -хөрмәт, сәлам.

Сезнең турда укыр әле

Яшьләр,"пионерлар"

Бәлки әле сәлам юллар

Замнар ,генераллар.

Маршалларны танымаган

Солдат була алмый

Моны хәзер Минзәзләдә

Өйрәнчек тә аңлый.

Пар канатың -Сания апа

Синең " генералшаң"

Кавалерын гел кайгырта

Авыр сулап алса.

Кайда күпме байлык барын-

Күнел яттан белә,

Күз алдында зур вышкалар,

Көянтәләр бөгелә.

Йөрәк сыкрап бер әйләнде

Якын нефть кустын,

Бер ярты нефть бирделәр

Әйдә ,-истәлек булсын.

Бер тамчы файда алмады

Диеп әйтү-ялган,

Ярты литр нефть тора

Күргәзмәдән калган!

Тулпар атка ияреп чаба-

Илнең шәп атлары,

Яңа заман чабышында

Җиңү- максатлары.

Бу юллар мәдхия түгел

Сезгә -нигә шөһрәт.

Без-картларга яшь буыннан

Тик игътибар кирәк.

Ык ярында- ак параход

Нәкъ җырдагы кебек.

Минзәләне нык данлады

Нефтьчеләр элек.

Аксакаллар ,замандашлар-

Нәселең кадерең белә.

Тагын йөзне яшә эле

Исән -саулык белән!

Горурлыгың синең минзәлә!

Кешеләрең синең минзәлә!

Стратегик тармак маршалы Тулпар Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев