Ана йөрәге
(җыр) Өч баласы да Әфганстанда хезмәт иткән Филис,Фаяз ,Гаязның әнисе Исмәгыйлева Флүсәгә багышлана Өч баламны очар кош итеп, Өч баламны өч бөркет итеп, Мин Өчырдым таулар иленә! Догаларым кылдым, көймәсеннәр Канатлары Әфган җиленә. Артта калды инде Әфган-тау, Балаларым кайтты исән-сау! Догаларым кабул булганнар! Улларым янымда, тик ник шомлы? Гөлләрем дә...
(җыр)
Өч баласы да Әфганстанда хезмәт иткән Филис,Фаяз ,Гаязның әнисе Исмәгыйлева Флүсәгә багышлана
Өч баламны очар кош итеп,
Өч баламны өч бөркет итеп,
Мин Өчырдым таулар иленә!
Догаларым кылдым, көймәсеннәр
Канатлары Әфган җиленә.
Артта калды инде Әфган-тау,
Балаларым кайтты исән-сау!
Догаларым кабул булганнар!
Улларым янымда, тик ник шомлы?
Гөлләрем дә никтер сулганнар.
Өйдә булсалар да үзләре,
Нигә уйчан шулай йөзләре?
Җибәрмәгән,Әфган, күрәсен!
Ходайдан сорыйм, ярдәм ит ,зинһар,
Укый-укый коръән сүрәсен.
Ике балам кайтып сугыштан,
Табалмады урын тормышта.
Фаҗигале булды язмышлар...
Тартып алды сугыш,җибәрмәде
Сугышларга төшсен каргышлар!
Җилләр елый кабер өстендә,
Яңгыр коя иртә-кичендә.
Чыдап булмый йөрәк янганга!
Нәләт суксын сугыш ясаучыны,
Балаларны тартып алганга!
Төпчек улым минем, йөрәгем,
Таянычым минем, терәгем.
Авырлыкларны җинәрбез бергә.
Абыйларың өчен дә яшә син,
Сынауларга бирешми бер дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев