Бабамның орден - медальләре
Сугыш...Бу сүзне ишетүгә үк колакларда бомба, снарядлар шартлавы ишетелә, күз алдына кап-кара болытлы күк йөзе килеп баса, борыннарга дары, төтен исе килеп бәрелгәндәй була. Без - бәхетле буын,безгә бомбалар шартлавын күрергә дә, дары-төтен исләрен иснәргә дә туры килмәде. Без бу афәтләр турында китаплардан укып, ул чор шаһитлары сөйләвеннән һэм кинофильмнардан...
Сугыш...Бу сүзне ишетүгә үк колакларда бомба, снарядлар шартлавы ишетелә, күз алдына кап-кара болытлы күк йөзе килеп баса, борыннарга дары, төтен исе килеп бәрелгәндәй була.
Без - бәхетле буын,безгә бомбалар шартлавын күрергә дә, дары-төтен исләрен иснәргә дә туры килмәде. Без бу афәтләр турында китаплардан укып, ул чор шаһитлары сөйләвеннән һэм кинофильмнардан карап кына беләбез.
20 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзгән һәм 4 елга якын дәвам иткән бу каһәрле сугыш турында безнең онытырга хакыбыз юк, чөнки сугыш китергән бәла-казалар, авырлыклар бер генә гаиләгә дә кагылмый калмаганнардыр , истәлекләр буыннардан- буыннарга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.
Мин үзем дә үземнең карт бабам (Дәү әниемнең әтисе) Сугыш ветераны Ханнанов Нигъмәтҗан Имаметдин улы ,аның сугыш чорындагы эшчәнлеге турында язмакчы булам.
Бабам 1913 елның 11 августында Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында туган.1935-1938 елларда Белоруссиядә хезмәт итә.Аннан кайтуга 1940 нчы елда ак финнәргә каршы сугышта катнашып яралана һәм Бөек Ватан сугышы чорында тылда калып фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә .
Сугыш елларында бабам үзенең туган авылында Кызыл-Кичү колхозының рәисе була.
Менә мин Нигъмәтҗан бабамның шул чорлар- сугыш башланган көннәр, колхозчыларны сугышка озатулары хакында язып барган язмалары-көндәлекләрен актарып утырам.
*** "22 июнь 1941 ел-сугыш башлануга багышланган җыелышлар, митинглар булып уздылар .Шул көнне колхоздан 18 иптәшне фронтка озаттык."
***"Колхоздан барысы 131 кеше сугышка китте, шуларның 78е батырларча сугышып сугыш кырларында ятып калды.Сугышның башыннан азагына кадәр колхозда бөтен эш хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләргә калды."
***"Тылда да хезмәт бик тә, бик тэ авыр булды.Без җитәкчеләр, халыкны Совет Армиясенең җиңәчәгенә ышандырып тордык, алар сугышка киткән ирләре, туганнары, балалары өчен үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмадылар;шушы кешеләр басуларны чәчтеләр, урдылар, суктылар, илгә икмәк тапшырдылар, урман кистеләр, китеп заводларда да эшләп кайттылар. Ул заманда техника юк, бөтен эшләр сугыштан калган атлар, үгезләр белән башкарыла иде."
Бабам җитәкләгән колхоз сугышның буеннан буена районда алдынгы хуҗалыклар рәтендә булган һәм алар бөтен дәүләт алдындагы йөкләмәләрне беренчеләрдән булып үтәп барганнар.
Мин "истәлекләр" укуны дәвам итәм...
*** "1941 ел - бөтен кыр эшләре үтәлсә дә ашлык суктыру кышка калды,"-дип язган ул. Бөтен кеше җиңү өчен , фронт өчен эшләде.
Менә аның кулы белән язылган саргаеп беткән дәфтәрнең тагын бер битен ачам.
***Сугыш башланган елның көзендә колхозларга ярдәм итү өчен "уполномоченныйлар" җибәрелә торган була.
1941 елның декаберендә аларның колхозына шагыйрь Муса Җәлил килә (Муса Җәлил бу чорда Минзәләдә политруклар әзерли торган курсларда укыган чагы була). 2 атнага якын вакыт эчендә ул көндез колхоздагы эшләрнең барышы белән танышып йөрсә, кичен клубта колхозчылар алдында сугыш, фронт хәлләре турында чыгышлар ясый, узенең шигырьләрен укый, мандолинасын алып уйнап та җибәрә иде. Үзенең ялкынлы чыгышлары белән ул халыкны үз хезмәтләре белән җиңүне якынайтырга чакыра иде. Аның тырышлыгы беллән бу елны кышка калган ашлыкны суктыру эшләрен дә уңышлы башкарып чыктык...
Менә Муса Җэлилнең фронтка китәр көннәре дә килеп җитә. Авылда халыкны клубка җыеп аны озату кичәсе ясадык:хатын-кызлар аңа бик күп җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп алып килгәннәр, ә колхоз идарәсеннән исә аңа бер кием җылы киез итек бүләк иттек. Икенче көнне таң белән колхозның иң яхшы айгырын "Дунай"ны кошовкага җигеп, ат караучы Сираев Бәдертдин бабай (анысы да Дәү әниемнең бабасы) Муса Җәлилне Минзәләгә илтеп куя, шуннан ул фронтка китә.
Болар хакында бабайның кулъязмаларыннан укып та һәм шулай ук бу истәлекләр турында язылган Шәмси Хамматовның "Муса Җәлил- партия солдаты " дигән әсәре - 127 бит, Әдип Маликовның "Кайнар эзләр" дигән китабыннан (29 бит) укып беләбез. Бу китаплар кыйммәтле сугыш чоры истәлеге булып Дәү әнинең шәхси китапханәсендә саклана.
Сугышчылар сугыш кырында, ә бабам һәм аның кебек меңнәрчә, миллионлаганча кешеләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү яулаганнар.
Бабамның күкрәген сугыш чорындагы куйган хезмәтләре өчен бик күп орден-медальләр бизәгән. Алар арасында:
- "Бөек Ватан сугышы чорларында фидакарь хезмәтләре өчен",
- "Җиңүнең 30, 40, 50 еллыклары уңаеннан",
- "Сугыштан соңгы чорда җимерекләрне торгызу чорындагы хезмәтләре өчен",
- "Победитель соцсоревнования" һәм башка бик күп орден һэм медальләр бар. Шуларның нәтиҗәсе буларак ул "Перонал пенсионер союзного значения", "Ветеран труда " булып лаеклы ялга китә.Шулар өчен аңа бөтен төр транспортта да йөру бушлай йөрү өчен (таксидан кала) ташламаларга, шулай ук елга бер тапкыр элекеге СССРның берәр шәһәренә бушлай барып-кайту хокуклары бирелә.
Бабам Минзәләдәге Муса Җәлил музеен оештыруга да зур өлеш кертә. Аны ул вакытларда шәһәрләрдә, авылларда төрле кичәләргә, очрашуларга, мәктәпләргә чакыралар; шушы Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре барышындагы тылдагы хезмәтләрнең барышын сөйләүне үтенеп мәктәпләрдән, музейлардан аңа бик күп хатлар килә. Шул очрашуларның истәлеге булган автографлы китаплар, буләкләр бүген дә безнең нәсел архивында изге бер гаилә ядкаре итеп саклана, аларны Дәү әнием балаларына, оныкларына күрсәтә, сөйли. Үз чиратында минем әнием Лилия Шакирова да укыган чакта шундый истәлекләрне газета-журналларга язып призлы урыннар яулый, ә унынчы классны тәмамлаган елны аны шул "мәкаләләр циклы" өчен бөтенсоюз яшьләр лагере "Орленок"ка путевка белән бүләклиләр.
Бабам Нигъмәтҗан Имаметдин улы 1986 нчы елның 27 августында 73 яшендә дөнья куя. Әмма мин, мин генә түгел, безнең күпсанлы нәсел агачыбыз калын, ныклы бер ботагы булган бабам белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Безнең туган җиребездә сугышлар яңадан кабатланмасын иде!
Җир шары тыныч булсын, кешеләр барысы да бәхетле гомер кичерсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев