Минзәлә
  • Рус Тат
  • Балам-багалмам

    Күкрәк сөтен ашатып Үстергәндә баланы, Үзе белә, нинди хисләр Кичергәнен ананың. Сабыен сөеп үстергән Иң бәхетле ана ул. Ана өчен иң кадерле Җан иясе - бала ул! Балам-багалмам, дип көйли Ана баласын сөеп. Үсте-үсте, ди әтисе Баласын күккә чөеп. Әти - әни үз сабыен Үстерсеннәр яратып. Үзләреннән өзелеп төшкән Бала...

    Күкрәк сөтен ашатып
    Үстергәндә баланы,
    Үзе белә, нинди хисләр
    Кичергәнен ананың.

    Сабыен сөеп үстергән
    Иң бәхетле ана ул.
    Ана өчен иң кадерле
    Җан иясе - бала ул!

    Балам-багалмам, дип көйли
    Ана баласын сөеп.
    Үсте-үсте, ди әтисе
    Баласын күккә чөеп.

    Әти - әни үз сабыен
    Үстерсеннәр яратып.
    Үзләреннән өзелеп төшкән
    Бала өчен җан атып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: