Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Бер күрешү - бер гомер

Туган якка кайттым әле менә, Сагындырган читтә гел йөреп. Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан Балачагым чыга йөгереп. Өянкеләр һаман шул икән лә, Кычытканнар һаман шул икән. Куршеләргә сәлам бирим дисәм, Кемнәр исән, кемнәр юк икән… Барыбызга да таныш бу җыр. Аны тыңлаганда, хатирәләр яңара, тамак төбенә төер утыра, күзләргә яшь тула....

Туган якка кайттым әле менә,

Сагындырган читтә гел йөреп.

Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан

Балачагым чыга йөгереп.

Өянкеләр һаман шул икән лә,

Кычытканнар һаман шул икән.

Куршеләргә сәлам бирим дисәм,

Кемнәр исән, кемнәр юк икән…

Барыбызга да таныш бу җыр. Аны тыңлаганда, хатирәләр яңара, тамак төбенә төер утыра, күзләргә яшь тула. Бу әле безгә - гомер буе туган авылында яшәгәннәргә шулай тәэсир итә. Ә читтә гомер кичергәннәр нишли икән бу җырны тыңлаганда?! Бигрәк тә туган авылында кайтыр нигезе беткән, әти-әниләре күптән бакыйлыкка күчкәннәргә? Әгәр инде үзең дә алтмышның, җитмешнең, хәтта сиксән-туксанның да теге ягында булсаң? Ә күңел бит һич картаймый, ул һаман да шул ук бала, шул ук үсмер, шул ук яшь-җилкенчәк булып кала. Ә авылга кайтасы, балачак үткән Ык буйларын, яшьлек узган урамнарны күрәсе килә. Дус-ишләр, авылдашлар белән бер күрешеп сөйләшәсе килә. Авылыннан читкә чыгып киткән, чит якларда яшәп, гомерләре шунда үткән күпме кешенең яшерен хыялыдыр бу. Бик теләсәң, хыяллар тормышка аша, диләр. Чыннан да, шулай икән.

Быелгы елның 6 нчы август көне Минзәлә районының Иске һәм Яңа Мәлкән авылларында туып үскән, язмыш кушуы буенча читкә чыгып киткән һәм шунда яшәргә тиеш булган, авылыннан читтә оя корган бик күп мәлкәнлеләр өчен күптәнге хыялларының тормышка ашкан матур бер мизгеле булып истә калыр, мөгаен. Яңа һәм Иске Мәлкән авылларының элек-электән керәшеннәр яшәгән авыллар икәнен искә алсак, бу көнне - Мәлкән керәшеннәренең очрашу-күрешү көне дип атау да дөрес булыр иде.

Әлеге зур чараның нигезендә авылда ел да була торган Сабантуй бәйрәмендә гап-гади бер очрашып сөйләшү ята. Ике авылдаш-сыйныфташ Архипов Борис Павлович белән Чернова Галина Прокофьевнаның сөйләшә торгач, "Шундый очрашу оештырсаңәйбәт булыр иде," - дигән карарга киләләр. Бу матур идеяне шунда ук таныш-белешләргә, дус-ишләргә дә җиткерәләр. Әлеге фикерне шунда ук хуплап, күтәреп алучылар да табыла. Озак еллар Түбән Кама шәһәрендәге химия заводларының берсендә җитәкче урыннарда эшләгән һәм көчле оештыру сәләтенә ия булган Архипов Борисның җиңел кулы белән әлеге чараны үткәрү өчен эш группасы да төзелә. Төрлесе төрле җирдә яшәүләренә карамастан, бөтен җаваплылыгын тоеп, чын күңелдән зур эш башкардылар әлеге төркемдәгеләр. Менә алар: авылда яшәүче бертуган Сарсазова Любовь Михайловна белән Сарсазова Нина Михайловна, аларның Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңелләре Кашапова (Сарсазова) Галина Михайловна, Назаров Альберт Борисович (Түбән Кама), Упаев Михаил Алексеевич (Яр Чаллы), Юзманов Маркел Петрович (Түбән Кама), Чернова Тамара Прокофьевна(Яр Чаллы), Хабирова (Сизова) Раиса Михайловна (Минзәлә). Бик тиз, аңлашып, вазыйфаларны дөрес бүлешеп башкаргангамы, очрашу, беренче тапкыр гына оештырылса да, бик матур һәм җанлы үтте. "Кеше җыелырмы икән, килергә риза булырлармы икән?", - дигән шик белән башланган чара, хәтерләрдә озак елларга җитәрлек бер матур бәйрәм булып, тарихка кереп калды.

Очрашу Яңа Мәлкән мәктәбе бинасында үтте. Очрашуга кайтучыларның күбесе өлкән яшьтә булуларын искә алып, аны бинада, өстәл артында үткәрү урынлы булыр, дип санады оештыручылар. Әлеге чараның мөһимлеген аңлап, мәктәп бинасында үткәрергә рөхсәт иткәннәре өчен, Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдуллин Наил Сәйман улына, Аю төп белем бирү мәктәбе директоры Галимов Айрат Мирзаһит улына, Яңа Мәлкән балалар бакчасы мөдире Нуриева Ләйсән Рәис кызына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Мул ризыклы уртак табын артында үтте очрашу. Бәйрәмгә кайткан кунакларның барысы да үз күчтәнәчләрен төяп кайтканнар иде. Шунда ук акчалата ярдәм дә күрсәттеләр. Тиененә кадәр исәпләп, шунда ук җыелган акчалар да табынга һәм бәйрәмне үткәрү мәшәкатьләренә тотылды. Гомер буе зур оешмаларда баш хисапчы булып эшләгән, әтисе - Сарсазов Михаил абыйдан мирас итеп алган гаделлеккә ия Любовь Михайловна зур җаваплылык белән, киңәшеп башкарды бу эшне. Бәйрәмне оештыруга Мәлкән авылында туып-үскән, бүгенге көндә бизнес белән шөгыльләнүче асыл егетләребез Пузырев Маркел Петрович, Петров Руслан Борисович, Упаев Альберт Леонидович, Буранов Альберт Георгиевич, Назаров Олег Борисович спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Изгелек җирдә ятмый, үз яхшылыклары әйләнеп кайтып, эшләре тагын да гөрләп барсын егетләребезнең! Табынны әзерләү өчен, алдагы көнне үк, үзләре теләп, Чаллыдан инде яшьләре җитмешнең өстендә булган Асанова Лидия Семеновна һәм Чернова Лифа Прокофьевна ярдәм итәргә дип кайтып та җиттеләр. Кунакларны сыйлауда балалар бакчасы пешекчесе Мифтахетдинова (Гурьева) Ирина Павлова белән аның сеңлесе, авылыбызның алдынгы савымчысы Мусина (Гурьева) Ира Павловнаның куйган хезмәте дә бәяләп бетергесез булды.

Бәйрәмгә кайтырга теләүче сиксәнләп кешедән хәбәр килгәч, очрашуның үтәчәгенә күңелләрдә ышаныч ныгыды. Билгеләнгән сәгатьтән бик күпкә алдан җыела башлады кунаклар һәм бәйрәмгә җыелган кунакларның саны ике йөздән артып китте. Каян гына кайтмаганнар иде мәлкәнлеләр! Якын-тирә шәһәрләрдән Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт белән бергә Казан, Ижау, Сарапул, Мәскәү, Пермь, Кемерово шәһәрләреннән дә җыелганнар иде алар. Очрашуга килгәннәр керә торды, яңа килгәннәргә алданрак утырганнар урын бирде. Кичә бик матур эчтәлекле итеп оештырылган иде. Очрашуның килеп чыгуына шикләнеп караучылар да кабат-кабат килеп рәхмәт әйттеләр. Ниндидер сәбәпләр белми - килми калганнар арасында әле һаман да үкенүчеләр да барлыгын ишетәбез.

Программаны тулысы белән озак еллар Мәлкән авылы мәдәният йорты директоры һәм Минзәлә мәдәният бүлегендә методист булып эшләгән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, үз авылының тынгысыз бер җаны, патриот кызы Чернова Тамара Прокофьевна алып барды. Үзе эшләгән дәвердә авыл клубын гөрләтеп торган, җитмешенче елларда ук районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып керәшен фольклор ансамблен оештырган Тамара Прокофьевна бик матур, искиткеч тирән эчтәлекле программа төзегән иде.Ул аны тулысы белән күп еллар Минзәлә мәдәният бүлегендә методист һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы булып эшләгән, Актаныш районы Тыңламас авылында туып үскән, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә гомер итүче хезмәттәше Әхмәтгалиева Лиза Зәки кызының шигырьләренә нигезләп төзегән иде. Халык күңелен кузгата, хәтерләрне яңарта торган, туган җирнең кадерен һәм туган авылның газизлеген бәгырьләргә үткәрерлек итеп әйтеп биргән әлеге шигъри сүзләр бәйрәм мизгелләре белән бик тә аваздаш иде.

Программа оештыручыларның котлау сүзләре белән башланды. Архипов Борис һәр керәшен авылының үз престол бәйрәме булуын, элек мондый җыенның Мәлкән авылда да ел саен үткәрелүен, соңгы тапкыр алтмыш дүртенче елда узуын ассызыклады. "Димәк, без бүген өзелгән җепне кабат ялгыйбыз", - диде ул. Аннан соң "Мәлкәнәй" керәшен фольклор ансамбленә нигез салучылардан әле бүген дә авылыбызда исән-сау гомер итүче Асанова Татьяна һәм Львова Галина түтиләр Мәлкән авылында гына җырлана торган урам көен суздылар. Кечкенәдән ишетеп үскән көйне ишетүгә күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады... Чыгышның керәшен халкы тарихына багышланган өлеше берәүне дә битараф калдырмады шикелле. Үзенең бик матур истәлекләре белән инде сиксәнне куып барган, Кемерово шәһәреннән үк кайткан Асанов Александр Семенович (Минәй дәдәй) уртаклашты. Ул, бик кызык кына итеп, үзенең кушаматы - Бүре Минәе дигәннең нигә килеп чыкканын сөйләп биргәч, авылдашлар гөр килеп көлешеп тә алдылар. Әти-әниләргә рәхмәт сүзләре дә әйтелде, сугыш кырларыннан кайтмый калганнар да искә алынды монда. Шулай ук авылыбызның утларын сүндермичә, туган нигезләрен таратмыйча, туган җиребезгә армый-талмый хезмәт иткән хезмәт алдынгылары булган авылдашлар, аларның гаиләләре рәхмәт сүзләре белән искә алынды. Озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда эшләгән Мәлкән кызы Хабирова Раиса Михайловнаның истәлекләргә бай эчтәлекле чыгышын да кунаклар җылы кабул итте. Матур сүзләр, истәлекләр очрашуга кайткан авылдашларыбызның матур җырлары, музыкаль күчтәнәчләре белән аралашып барды. Яшьтән үк Мәлкән сандугачы дигән зур "исемне" йөрткән Юзманова Роза Петровнаның үзенчәлекле, яңгыравыклы тавыш белән башкарган татар-керәшен җырларын, бармаклары белән баян телләрен биеткән, мәлкән көйләрен бәгырьләргә үтәрлек итеп уйнаган Альберт Назаровның баянда уйнавын халык кабат-кабат сорады. Асанова Лидия апаның матур тавышын еллар да үзгәртә алмаган. Гомер буе сәхнәдән моң тараткан авылыбыз килене Карташова Фәрсиянең җырлары да сагындырган икән. Ә инде биюләр башлангач!.. Таягын ташлап, 93 яшьлек Назаров Алексей абый да яшьлегенә кайткандай булды. Мәлкән авылында шундый зур очрашу оештырылганын ишетеп, үзләренең музыкаль бүләкләре белән Минзәлә кунаклары: мәдәният йорты директоры, җырчы сандугач Хәкимова Энҗе Наис кызы, баянчы егет Әбүзәр Җәлилов, җырчы Илназ Хисмәтуллин, музыкант Рамил Рахмановлар бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Искиткеч тынгысыз хезмәтләрендә мәлкәнлеләр өчен вакыт табып, оешкан төстә килгән егет-кызларга иҗади уңышлар теләделәр кунаклар.

Көндезге унда башланган очрашу кичкә кадәр дәвам итте. Ул көнне хисләр өйләргә генә сыймады, җыр-моңнар клуб яны мәйданында таңга кадәр дәвам итте. Кичәдән алган тәэсирләр күңелләргә гомерлеккә уелып калды. Бу көнне берничә гасырлык тарихы булган Мәлкән авылына, гармун моңнарына кушылып, тарихы, үткәне, яшьлеге әйләнеп кайткандай булды. Очрашуның матур узуына сөенгән оештыручылар инде яңа идеяләр, яңа планнар белән яшиләр.

Яхшы хәбәр тиз арада тарала бит ул. Мәлкән авылында узган әлеге хәбәр дә тиз арада тирә-якка таралып өйлгерде. Озак та үтми, Түбән Кама шәһәре һәм районының "Керәшен" этнографик мәдәни-агарту оешмасы рәисе Т.А.Баһаутдиновадан оештыру төркеме исеменә, аның һәр кешесенә рәхмәт хатлары килеп җитте.

...Ә очрашуга җыелганнар, киләсе елга да күрешергә язсын, дигән өмет белән таралыштылар. Нәкъ шигырь юлларында яңгыраганча:

Туган авылым, изге җирем минем,

Синнән якын җирләр юк миңа.

Юллар мине кайда йөртсәләр дә,

Әйләнәм дә кайтам мин сиңа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев