Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Беркайчан да сынатмабыз

Бүгенге көндә салымнар да, бердәм түләүләр системасына күчү дә актуаль тема. Шушы уңайдан бераз юмор катыш шигъри юллар туды. Төн буена уйлап чыктым ЕРЦның тарихын. Фатир өчен түләүләрне Кайда илтәбез тагын? Ай беткәнче ашыгабыз Бурычларны түләргә. Календарьга күз саламын- Йокы качар бүгенгә. Депутатлар важный алар, Мактыйлар өлкәләрне. Гел-гел бәяне арттырып,...

Бүгенге көндә салымнар да, бердәм түләүләр системасына күчү дә актуаль тема. Шушы уңайдан бераз юмор катыш шигъри юллар туды.

Төн буена уйлап чыктым

ЕРЦның тарихын.

Фатир өчен түләүләрне

Кайда илтәбез тагын?

Ай беткәнче ашыгабыз

Бурычларны түләргә.

Календарьга күз саламын-

Йокы качар бүгенгә.

Депутатлар важный алар,

Мактыйлар өлкәләрне.

Гел-гел бәяне арттырып,

"Каезлыйлар" җилкәне.

Салым килә бар мөлкәткә

Шул гына да җитмәсме?

Сулаган һава өчен дә

Салым түләтмәсләрме?

Мескенкәем, дальнобойщик

Кайтып керми, нишләсен.

Өшкерәләр "Платон" белән

Федеральный юл өчен.

Референдум булып үтте,

Йөрмә, якташ, чутлашып.

Казнаны баетыр өчен

Эшлик бергә аңлашып.

Күркәм булсын Минзәләбез,

Сокланып карап торыйк.

Беркайчан да сынатмабыз-

Шундый теләктә калыйк!

27 ноябрь, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев