Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Өчпочмаклы хат

Яу кырыннан килгән бердәнбер хат - Ана гомер буе саклаган. Саргаймасын өчен кыр-кырларын Чәй кәгазе белән каплаган. Өчпочмаклы хатның почмагына Өчпочмаклы мөһер сугылган. Хатның һәр хәрефе әнисенең Күз яшьләре белән юылган. Яу кырыннан килгән бердәнбер хат Бик кадерле иде анага. Ана күпме күз яшьләрен койды Искән җилгә, чыгып далага. Ак...

Яу кырыннан килгән бердәнбер хат -

Ана гомер буе саклаган.

Саргаймасын өчен кыр-кырларын

Чәй кәгазе белән каплаган.

Өчпочмаклы хатның почмагына

Өчпочмаклы мөһер сугылган.

Хатның һәр хәрефе әнисенең

Күз яшьләре белән юылган.

Яу кырыннан килгән бердәнбер хат

Бик кадерле иде анага.

Ана күпме күз яшьләрен койды

Искән җилгә, чыгып далага.

Ак кәгазьне вакыт саргайтса да

Хәтер чишмәләре саекмый.

Илнең азатлыгы өчен башын салган

Батырларны халык онытмый.

Яу кырыннан килгән бердәнбер хат -

Изге ядкарь булып саклансың.

Музейларда булсын хатның урыны.

Сандык төпләрендә ятмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев