Дуслык
Нәрсә соң ул дуслык? - диләр күпләр, Кемдер моны бер дә аңламый. Дуслык бит ул - зур көч, - дип әйтәләр, Аны югалтырга ярамый. Ә минемчә, дусны табу авыр, Югалтуы гына бик җиңел. Югалтканы яңасын да табар, Ләкин табулары тиз түгел. Дуслыкның бит бөек сере бар, Аңлый аны бары чын...
Нәрсә соң ул дуслык? - диләр күпләр,
Кемдер моны бер дә аңламый.
Дуслык бит ул - зур көч, - дип әйтәләр,
Аны югалтырга ярамый.
Ә минемчә, дусны табу авыр,
Югалтуы гына бик җиңел.
Югалтканы яңасын да табар,
Ләкин табулары тиз түгел.
Дуслыкның бит бөек сере бар,
Аңлый аны бары чын дуслар.
Уртак серләр аны ныгыталар,
Какшамас нык итеп тоталар.
Дуслар һәрчак аңлар, ярдәм итәр,
Киңәш бирер кирәк чагында,
Тугры булыр, үзең тугры булсаң,
Һәрчак булыр синең ягыңда.
Якын кеше, дус дигән сүз тугел,
Якын булыр, китәр еракка.
Ә чын дустың һәрчак синең белән,
Китсә дә ул кала йөрәктә.
Аерылмас синең белән дустың,
Гомерлеккә булыр гел бергә.
Хатлар язар, гел сагынып торыр,
Шатлык өстәп торыр күңелгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев