Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Энҗе Усманова - «Китеп барасыңмы?»

Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

- Китеп барасыңмы?
  Сау бул инде...
- Очрашмабыз бүтән...
- Мин беләм...
  Без күрешә торган яр буена
  Сине күрәм диеп, мин килмәм.
  Матур узды көннәр,
  Сизмәдем дә,
  Сирин  исләренә исереп...
- Ул көннәрне сиңа истәлеккә
  Юкәләргә куйдым күчереп.
- Бакаларның
  Дәртле  тавышын да
  Сагынырмын...
  Эзләп чыгармын...
- Мин, җәй булып, сиңа  
  Таң алдыннан 
  Сандугачлар җырын сузармын.
- Сау бул, язым,
  Тагын китәсең син...
  Чәчәк койды ап-ак шомыртлар.
-  Һич боекма, 
   Алда - җиләкле җәй,
   Йөгерек дулкын, 
   Кызу комлыклар! 
                      Энҗе Усманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев