Минзәлә
  • Рус Тат
  • Энекәш кирәк миңа!!!

    Парлап яшиләр кешеләр, Әбинең бар бабасы. Миңа да шул энекәшне Инде каян табасы? Әти белән әнидән дә Сорап караган булдым. "Кәбестәдән эзлә",- дигәч, Эзли-эзли эт булдым. Акча җыярга куштылар, Минем копилкам тулды. Шул акчаны җыя-җыя Миңа 7 яшь тулды. Алар миңа бер энекәш Һич уйламый алырга. Туры килер микән миңа...

    Парлап яшиләр кешеләр,
    Әбинең бар бабасы.
    Миңа да шул энекәшне
    Инде каян табасы?

    Әти белән әнидән дә
    Сорап караган булдым.
    "Кәбестәдән эзлә",- дигәч,
    Эзли-эзли эт булдым.

    Акча җыярга куштылар,
    Минем копилкам тулды.
    Шул акчаны җыя-җыя
    Миңа 7 яшь тулды.

    Алар миңа бер энекәш
    Һич уйламый алырга.
    Туры килер микән миңа
    Шулай ялгыз калырга?

    Абыйларның апасы бар,
    Әбинең бар бабасы.
    Бәләкәй, елак энекәш
    Инде каян табасы?

    Алар үзе парлы булгач,
    Минем хәлгә кермиләр.
    Көтеп яшим, бер энекәш
    Һаман ала белмиләр?!?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: