Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова иҗаты

Ерагая ара Ерагая бара Икебезнең ара. Айдан еллар тезеп, Гомер узып бара. Гомер узып бара, Йөрәк кенә яна. Мәхәббәт учагы Гөрли иде яңа. Гөрли иде яңа. Хисләр сүнеп бара. Йодрык кадәр генә Йөрәк әрнеп яна. Йөрәк әрнеп яна Мәхәббәтсез калгач. Бөреләнгән сөю Сагышларга салгач. Ерагая бара Икебезнең ара. Чигәгә ак...

Ерагая ара

Ерагая бара
Икебезнең ара.
Айдан еллар тезеп,
Гомер узып бара.

Гомер узып бара,
Йөрәк кенә яна.
Мәхәббәт учагы
Гөрли иде яңа.

Гөрли иде яңа.
Хисләр сүнеп бара.
Йодрык кадәр генә
Йөрәк әрнеп яна.

Йөрәк әрнеп яна
Мәхәббәтсез калгач.
Бөреләнгән сөю
Сагышларга салгач.

Ерагая бара
Икебезнең ара.
Чигәгә ак сибеп
Гомер узып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев