Фәүзия Шәйхетдинова — «Туган як»
Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез
Туган як
Туган як ул кадерле,
Һәркемнең дә бер генә,
Туган ягын сагынмый
Булдыра ала кем генә.
Туган якта ямьле соң
Күкрәп үскән иген кырлары.
Күңелемдә мәңгелеккә калыр
Моңлы көйле бишек җырлары.
Туган якның матур да соң
Җир җиләкле биек таулары,
Хыял канатына утырып та,
Менә алмас текә ярлары.
Бар да якын күңелгә,
Чылтырап ага чишмә сулары.
Сикәлтәле, тузанлы,
Борма-борма юллары.
Нинди рәхәт күңелгә,
Урманнарның шомлы шаулавы.
Сагндугач, тургайларның,
Моңлы итеп сайравы.
Инеш ярларында шаулап,
Матур булып үсә тал, тирәк.
Туган як, туган туфракның,
Кадерен белергә кирәк.
Туган илдән, туган туфрактан,
Шәхес булып алга атлыйбыз.
Мондый газиз якын җирне
Гомер эзләсәк тә тапмыйбыз.
Фәүзия Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев