Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Флюра Садертдинова - "Таптым бер җаен"

Модалы булдым дисәм, Үзгәрә тора хаман. Куып җитәр әмәл юк Менә шунсы бик яман. Мода артыннан акча Кесәдән чыгып кача. Әле күлмәк итәге Урам себереп өя. Әле модасы бетә, Өйдә кимерә көя. Кесәдә җилләр уйный, Җаен тапмыйча булмый. Җаен таптым бик уңай: Бәйлим күлмәк итәген. Энәсен дә, йомгагын да Үзем...

Модалы булдым дисәм,

Үзгәрә тора хаман.

Куып җитәр әмәл юк

Менә шунсы бик яман.

Мода артыннан акча

Кесәдән чыгып кача.

Әле күлмәк итәге

Урам себереп өя.

Әле модасы бетә,

Өйдә кимерә көя.

Кесәдә җилләр уйный,

Җаен тапмыйча булмый.

Җаен таптым бик уңай:

Бәйлим күлмәк итәген.

Энәсен дә, йомгагын да

Үзем белән йөртәмен.

Мода үзгәргән саен

Бәйлимен дә сүтәмен.

Үзем бәйләгән күлмәк

Килешә, затлы, таман.

Юамын да киямен

Мода куам бит хаман.

Мода үзе әйләнеп

Кайтыр әле бер заман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев