Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәнилә Ибрагимова - "Бер җылы сүз"

Бер җылы сүз җитми безгә бүген- Ашыгабыз, нидер эзлибез. Гомер үткәнен дә сизми калсак, Үкенербез әле үзебез. Бер җылы сүз җитми безгә бүген- Кырысландык, усалландык без. Шәфкать, миһербанлык дигәннәрен Күңелләрдән сызып ташлыйбыз. Бер җылы сүз җитми безгә бүген- Вак-төяккә китә исебез. Дөнья көтеп, мал артыннан куып, Тормыш төбенә үк төшәбез....

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Ашыгабыз, нидер эзлибез.

Гомер үткәнен дә сизми калсак,

Үкенербез әле үзебез.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Кырысландык, усалландык без.

Шәфкать, миһербанлык дигәннәрен

Күңелләрдән сызып ташлыйбыз.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Вак-төяккә китә исебез.

Дөнья көтеп, мал артыннан куып,

Тормыш төбенә үк төшәбез.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Кичермибез, сабыр итмибез.

Ялгышканга туры юл күрсәтеп,

Абынганга ярдәм итмибез.

Бер җылы сүз-бары бер җылы сүз!

"Хәлең ничек? Бар да яхшымы?

Синен өчен бик шат! Сәламәт бул!"-

Әллә шуннан телең каламы?

Бер җылы сүз: "Бар да яхшы булыр!"

Канат бирә, күпкә яшәртә.

Онытмагыз: бары тик яхшылык-

Якты дөньяларда яшәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев