Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәния Сәлахова иҗаты

Берәүгә Көн-төн акча суга, Һаман җитми аңа! Кеше хакы дими, Үзе тир түкми, Читләр көченнән файдалана. Тыңлап торсаң, әгәр, шул ук адәм, Башка кешеләргә караганда, күбрәк зарлана. -Мине генә кояш урап уза! - ди ул. - Көлтә нурын сибеп җылытмый! Миңа гына бәхет ачкычларын Төшермәгән күктән болыт! - ди. Канәгать...

Берәүгә


Көн-төн акча суга,
Һаман җитми аңа!
Кеше хакы дими,
Үзе тир түкми,
Читләр көченнән файдалана.


Тыңлап торсаң, әгәр,
шул ук адәм,
Башка кешеләргә караганда,
күбрәк зарлана.


-Мине генә кояш урап уза! - ди ул. -
Көлтә нурын сибеп җылытмый!
Миңа гына бәхет ачкычларын
Төшермәгән күктән болыт! - ди.

Канәгать түгел ул якты көннән,
Туган-тумачадан ваз кичкән.
Бер уйлап карасаң, бу тормышта
Нәрсәгә генә бу адәм ирешкән?

Көннәрең - төн, - диеп уфтанганчы,
Чит язмыштан гыйбрәт алгала.
Кемдер, әнә, төнлә ай яктысын күреп,
- Нинди якты!
Инә сапларлык! - дип куана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев