Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәрит Миргалимов - "Күз алдымнан китмәс..."

Тауасты Байлар авылы шагыйре Фәрит Миргалимов әлеге шигырьне үзенең шушы арада вафат булган тормыш иптәше Мөккәрәмә ханымга багышлап язган.

Көтмәгәндә язмыш минем

Кулларымнан каерды.

Гомер иткән, янып сөйгән

Хатынымнан аерды.

 

Ялгыз калдым, чыдый алмыйм,

Йөрәктәге сагышка

Мөккәрәмә җаныкаем

Истән чыкмый ялгыш та.

 

Тәкъдир аны алып китте

Кире кайтмас урынга.

Нишлисең бит безнең гомер

Аллаһыбыз кулында.

 

Әллә тормыш иптәшемә

Күз тидеме, аңламыйм.

Искитмәле яхшы кеше

Иде, мин һич алдамыйм.

 

Беркайчан да, беркемгә дә

Дорфа сүзләр әйтмәде.

Үзенеке итеп күрде,

Кызым белән әнкәйне.

 

Авыр миңа, чыдап булмый,

Аяусыз да соң үлем.

Зиратына барып дога

Кылдым әле мин бүген.

 

Беренчесе генә булмас

Күп тапкырлар барырмын.

Күз алдымнан мәңге китмәс

Йөзе сөйгән ярымның.

 

Фәрит Миргалимов, Тауасты Байлар.

28 сентябрь, 2021 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев