Гөлназ Әхмәтшина шигыре
Яшь минзәлеләрнең иҗат җимешләре
Күзләремә сәер генә карап,
Ниләр булганын сорама.
Яз җавап бирер соравыңа -
Ул сәбәпче барысына.
Иртүк балкый кояш нурлары,
Кошлар сайрап уята.
Эреп бетәр тиздән кышның карлары,
Көннәр озынаеп шактый җылыта.
Күңелемдә сайрый кошлар -
Уйларымда матур киләчәк!
Рәхәт чаклар җитте, дуслар!
Яз кирәген бирәчәк!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев