Минзәлә
  • Рус Тат
  • Гөлназ Валиева - "Бәхетсез песи"

    Тышта салкын җилләр исә, Инде яңгыр сибәли. Акрын гына бер карт песи Йөри бакча тирәли. Көн дә диярлек ишетәм Аның елау тавышын. Нурсыз күзләрендә аның Ачы картлык сагышы. Тотасы да килми хәзер Тычканын, күсесен дә. Ялгыз песинең юктыр шул Иркәләр кешесе дә. Әкрен генә мияулый ул, Иренеп кенә атлый. Инде...

    Тышта салкын җилләр исә,

    Инде яңгыр сибәли.

    Акрын гына бер карт песи

    Йөри бакча тирәли.

    Көн дә диярлек ишетәм

    Аның елау тавышын.

    Нурсыз күзләрендә аның

    Ачы картлык сагышы.

    Тотасы да килми хәзер

    Тычканын, күсесен дә.

    Ялгыз песинең юктыр шул

    Иркәләр кешесе дә.

    Әкрен генә мияулый ул,

    Иренеп кенә атлый.

    Инде яшь чагындагыдай

    Уйный, шаяра алмый.

    Кояш офыкларга бата,

    Көне гел бушка үтте.

    Әйтерсең лә ул карт песи

    Мәңгелек йокы көтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: