ГөлӘхмәт — «СОҢ КАЙТКАЧ»
Энҗе карларын тау-тау итеп өеп кыш җитсә, бала чактагы бер вакыйга кыпылт кына исемә килә дә төшә.
Без үскәндә телевизор, кәрәзле телефоннар юк чак. Ә безнең очта, дүрт-биш өй аркылы, итек басучы Ф. абыйларда гына иде телевизор. Кайчакта, җыелышып кино карарга кергәннәребез истә.
Ә кәрәзле телефон тумаган да иде әле!
Авыл уртасындагы элемтә бүлегендә, стенада телефон аппараты, ян ягында ручкасын әйләндерсәң, шәһәрдәге телефонистка апа җавап биреп, кирәк җиргә тоташтыра иде.
Телевизор, телефоннар булмагач, безнең чор балалары урамда, саф һавада уйнап үстек. Җәен-су кереп, кышын-окоплар ясап, баррикадалар өеп кызык таба идек…
Безнең авыл аша бөтен транспорт йөрде.
Машиналар күренмәгән арада, тиз генә баррикада өябез дә, машина килеп туктап, машина йөртүченең ашыга-ашыга баррикада сүткәнен качып кына карап тора идек.
Нык суыклар килсә, мәктәпкә бармаска, дисәләр, ул безнең өчен нинди сөенеч иде!
Киенеп, чаналарны тартып, малайлар-кызлар Ш. әбиләрнең буш ихата бакчасына җыела идек.
Уйнаганда дөньяларны онытып, кич җитеп, караңгы төшкәнен сизми дә каласың инде!
Шулай берсендә, кайттым караңгы төшкәч, ишек шакыйм, ачучы юк. Әнкәемнең мин уйнарга чыгып киткәндә әйткәне искә төшмәсенме?!
— Соң кайтсаң, өйгә кертмим — дигән иде бит. Нишләргә?
Оядагы этебез дә чыгып, миңа карап-карап торды да, кире кереп ятты урынына…
Ярар, минәйтәм, эт янда, куркыныч түгел.
Чанамны эт оясына якынрак куйдым да, ятып йокларга җыендым.Ә әнкәем, мине качып кына тәрәзәдән күзәтеп торган икән.
— И, бала, башкайларың бармы соң синең, катып үләсең бит! — дип, чыгып өйгә алып кереп китте.
Бу очрактан соң, караңгы төшә башлаганчы, иң беренче булып мин өйгә чаба идем...
Чапмыйча! Тышта йокласаң, катып үләсең, диде бит әнкәй...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев