Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Сибелә чәчәк

Гөлназ ӘХМӘТШИНА — «Агачлар матурлыкка күмелгән»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

 

 

Агачлар матурлыкка күмелгән,
Бәйрәмчә киенгәннәр.
Берсе дә күрмәгән, сизмәгән,
Шәһәребез бит үзгәргән.
Тезелгән ап-ак агачлар. 
Матур, тыныч һәм салкын. 
Селкенми ялтырый ботаклар, 
Аларда көмеш, алтын. 
Сокланырлык бу могҗиза, 
Җил дә исмичә тора. 
Курка микән кузгатып
Табигатьне борчырга. 
Ә кайчак, онытылып, 
Акрын җилләр кузгала. 
Күзләрне таң калдырып, 
Агачлардан кар ява. 
Бигрәк матур, күңелле 
Шәһәребез — Минзәлә! 
Матур хисләр уятырлык!
Ул еш шулай үзгәрә.

Гөлназ ӘХМӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев