Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Гади кешегә"

Районыбыз шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Дан җырлыйм мин сиңа, Гади кеше,
Бизәге дим сине дөньяның .
Утларына кереп, суларына төшеп ,

Син тотасың дөнья тоткасын.

Дөньяның бар авырлыгы, әнә,
Баскан кебек синең җилкәңне.
Давылларга һәм җилләргә каршы,

Юнәлтәсең һаман җилкәнне.

Соң чиккәчә киерелгән җилкән
Егар кебек сине аяктан.
Ләкин чыдам бит сиң Гади кеше,
Якты янасың син маяктан.

Гадилегең, гаделлегең белән
Дилбегәсен җирнең тоткансың .

Кешелеклелек өчен яна-яна
Син үзеңне хәтта оныткансың.

Мал-байлык та кирәк түгел сиңа,
Кызыктырмый сине даны да...
Гадилегең өчен рәхмәт әйтеп

Баш иям мин синең алдыңда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X