Гүзәлия Исламова иҗаты
Якташларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Баланнар тирбәлә җилләрдә,
Сәламнәр юллый ул кемнәргә ?
Таратыр, диеп , бар серемне
Куркамын баланга сөйләргә.
Ачмыймын куңелне баланга:
Тик үзем беләмен хәлемне.
Баш иеп сорыйлар баланнар
Чиш , диеп , син безгә сереңне?
Баланнар тирбәлә җилләрдә ,
Хәлемне сөйлим соң кемнәргә?
Баландай ачы шул хәлләрем -
Бирегез бер киңәш , нишләргә?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев