Гүзәлия Исламова иҗаты
Эзләр хакында... Ап - ак булып җиргә карлар яуган Үзе җепшек, кала эзләрем. Кулга каләм алдым , эз хакында Шигырь языйм дидем , түзмәдем. Эзләр , эзләр ... Тормыш сукмагында Эз калдыру кирәк кешегә. Кар өстендә калган эз нәрсә ул? Калган анда мәче эзе дә. Эт тә үткән , әнә...
Эзләр хакында...
Ап - ак булып җиргә карлар яуган
Үзе җепшек, кала эзләрем.
Кулга каләм алдым , эз хакында
Шигырь языйм дидем , түзмәдем.
Эзләр , эзләр ...
Тормыш сукмагында
Эз калдыру кирәк кешегә.
Кар өстендә калган эз нәрсә ул?
Калган анда мәче эзе дә.
Эт тә үткән , әнә , эзен салып ,
Чана үткән сузып пар тасма.
Уйга чумып, мин дә атлап киләм
Саф аклыкны кылып тамаша.
Ярый әле, димен, кышлар килә
Җирдә аклык барын искәртеп.
Җанга, куңелләргә сафлык өсти
Хаклык исәнлеген кисәтеп.
Кар өстендә калган эз нәрсә ул ?
Кояш төшсә - эреп югалыр.
Елтыр гөрләвеккә әйләнер дә
Елгаларга таба юл алыр.
Кар өстенә төшкән ак эзләрдәй
Күңелләрдә булсын ак төсләр.
Каралмасын кеше күңелләре
Кылынсыннар бары хак эшләр.
Яхшылыктан кала ак эзләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев