Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Кичер, әнкәй"

Районыбыз шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Кичер, әнкәй
Күптән кайталмадым
Көткәнсеңдер инде тилмереп
Капка тавышына колак салып
Тәрәзәңә күзең төшереп.

Әйтә килдең
,,Син онытма, кызым,
Хәл белеп тор исән чагымда
Теге дөньяга бит сукмак булмас
Үкенечең калыр җаныңда.

Ялгыз ана хәлен кемнәр аңлар,
Кем соң уртаклашыр уйларын.
Ялгышабыз, бик тә ялгышабыз,
Оныткалап авыл юлларын

Кичер, әнкәй
Тагын тоткарландым
Сизәм хатам, әрним үзем дә
Теленер инде җаным
Тагын бер кат
Үпкәләвең күреп йөзеңдә
Гүзәлия Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X