Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Тынычлыклар телик илләргә"

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

*** Тынычлыклар телик илләргә***

Тагын бер көн үтте , кайнар кояш
Офыкларга төшеп сүрелде.
Күк йөзенә аны алыштырып ,
Җемелдәшеп йолдыз сибелде.

Сизелми дә тагын бер көн үтте ,
Календарьнең өздек бер битен.
Әкеренләп ул да юкара шул -
Кайчан гына иде бер бөтен.

Бер-бер артлы тезелеп үткән көннәр ,
Түгәрәкләп куя айларны.
Әле генә ел башланган иде ,
Каршылыйбыз инде язларны.

Сизелми дә уза гомер , дибез ,
Тормыш рәхәт , шуңа сизмибез.
Безгә һаман нидер җитми әле -
Шөкер итә генә белмибез...

Тамаклар тук , өсләр бөтен хәзер ,
Зарланабыз соң без никләргә?...
Доньялары имин булсын , диеп ,
Тынычлыклар телик илләргә!

Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев