Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Урынсыз сорау"

Минзәлә шагыйрь - язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бер танышым бер көн сорау бирде ,
Ирен чите белән елмаеп:
- Шигырь язасың син бик тырышып ,
Бармы файда , буламы баеп ?

Уйнап әйтәме бу , чынлапмы , дип ,
Мин текәлеп аңа карадым.
Астан гына карап торуыннан
Мыскыл иткәнлеген аңладым.

Шигырь язып , баеп булмый шул ул , -
Дигән җавап , бәлки , көткәндер.
Шәп сорадым , телсез калды әле ,
Дигән уйда башыннан үткәндер...

Ә мин тыныч кына , киң елмаеп ,
— Баедым шул , әллә белмисең ,
Кара әле , күпме дуслар таптым ,
Аларны син нигә күрмисең ?

Шундый дуслар булу - үзе байлык !
Хәер , димен , сиңа бу яттыр...
Рухи байлык - байлык түгел мени ?
Уйла әле тагын бер тапкыр !?...

Шул сораудан куңелемә минем
Авыр булып тора һаманда.
Ни әйтәсең , алдын - артын белми
Сөйли алган мондый наданга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев