Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Әйтәсе дә килми 63 яшь дип, Уйлыйсы да килми ул хакта..."

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

Әйтәсе дә килми 63 яшь дип ,
Уйлыйсы да килми ул хакта.
Кай арада узып киткән гомер,
Әйтерсеңлә чапкан пар атта.
Узганнарын сизмәдем , ай , диеп
Юкка җырланмый шул такмакта.

Туктатыплар булса гомерләрне ,
Әй , картаймас идек һич кайчан.
Борып булса әгәр вакытларны,
Туар идек бәлки яңадан.
"Яшьлек" дигән илдә калу өчен ,
Чараларын табыйк кайлардан?

Аяк терәп карышсаң да булмый,
Килә икән килә картаю .
Үзем көлгән булам: ,,Нинди картлык?'
Урманда ул димен карт аю...
Тик йөзлэрне җыерчыклар сарган ,
Күңелләргә кергән моңаю.

,, Гомер көзе " диләр картаюны ,
Көз дә матур - сары - алтыннан.
Иртәләрем якты булсын , диеп ,
Теләк телим йоклар алдыннан.
Иртән күзем ачсам шатланамын,
Кәнагатьмен туган таңымннан.

Картлык - шатлык түгел , димим әле ,
Сөенеп керәм гомер көзенә.
Ходай биргән гомерләрне яшәп ,
Җитәрмен дә бәлки йөзенә.
"Үз - үзеңне ипләп йөртеп тор!"- дип ,
Һәр көн теләк телим үземә.

Зарланма әле, димен , бар шундыйлар ,
Синең яшькә җитми киткәннәр.
Алар да бит алтын гомер көзен ,
Күрербез , дип , өмет иткәннәр.
Тик безнеңчә генә түгел тормыш ,
Насыйп булмый безнең көткәннәр.

Уфтанмыймын эле 63 дип ,
Кайгы тугел шулай булуы.
Балаларым исән- сау булсыннар ,
Шатлык оныкларның тууы.
Һәр көн саен әңкәм хәлен беләм ,
Бәхет аның исән булуы.
Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев