Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Хәния апа Фәрхи истәлегенә

Әкерен генә бөек затлар китә.... Легендалар китә арадан Хәния апа синең кебек җырчы Булыр микән тагын яңадан....??????? Яшик әле, яшик дидең дә син, Ә бүген син үзең киттең бит... Күңелләрне безнең җырларыңнан, Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит... Җыр моңарга тулы йөрәккәең, Тормыш булгач барсын кичергән... Синең кебек булмас инде кабат,...

Әкерен генә бөек затлар китә....
Легендалар китә арадан
Хәния апа синең кебек җырчы
Булыр микән тагын яңадан....???????
Яшик әле, яшик дидең дә син,
Ә бүген син үзең киттең бит...
Күңелләрне безнең җырларыңнан,
Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит...
Җыр моңарга тулы йөрәккәең,
Тормыш булгач барсын кичергән...
Синең кебек булмас инде кабат,
Сәхнәләрдә шулай өздергән.
Сандугачлар китә иде көзгә,
Син җәйләрне никтер сайлаган...
Җырчы сандугачым нигә очтың,
Нигә киттең безнең арадан...
Бу хәбәрне йөрәк кабул итми,
Юк булмастыр, исән ,син ,исән.
Үлемнән шул качып калып булмый,
Тәгдиреңә язылган икән.
Урыннарың оҗмахларда булсын,
Сайрар сандугачы халкымның.
Синең җырлар белән басарбыз без,
Йөрәкләрнең янган ялкынын.
Вәсиләсез,калдык Әлфиясез,
Хәниясез иттең әй Ходай,
Моңлылар да сиңа кирәкмени?...
Ятим иттең, Раббым ник болай...
Әкерен генә бөек затлар китә,
Сандугачлар китә яңадан...
Йөрәк бушап калган кебек булды ,
Хәния апа киткәч арадан...
Җыр моңнарың истәлеккә калыр,
Әлдермешләр әле җырланыр...
Шул җырларны тыңлаганда менә,
Йөрәкләрдә ялкын ут яныр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев