Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Иң яхшылар

Яраткан җырчыбызның бездән китүенә- өч көн. Кемне югалтуыбызны аңлап бетердек микән? Киләчәккә якты планнар корып, уттай янып торган ХӘНИЯ безнең юклыгына ышану әле дә кыен. Күңел күгебезнең якты йолдызы һәм моңлы сандугачы булып калыр ул безнең хәтерләрдә! Иң яхшылар китә арабыздан Йөрәкләрдә әрнү калдырып. Хәниядәй якты бер йолдызны Булырмы икән...

Яраткан җырчыбызның бездән китүенә- өч көн. Кемне югалтуыбызны аңлап бетердек микән? Киләчәккә якты планнар корып, уттай янып торган ХӘНИЯ безнең юклыгына ышану әле дә кыен. Күңел күгебезнең якты йолдызы һәм моңлы сандугачы булып калыр ул безнең хәтерләрдә!

Иң яхшылар китә арабыздан
Йөрәкләрдә әрнү калдырып.
Хәниядәй якты бер йолдызны
Булырмы икән кабат яндырып.

Хәниядәй халык яратырлык,
Туармы икән җырчы - сандугач.
Елмаюы йөзеннән китмәгән
Ак чәчәкле язгы алмагач!

Сәхнәбездә җырлап балкыды да,
Якты йолдыз булып атылды.
Сандугачы булып күңелләрдә
Мәңге калыр туган халкының.

Иң яхшылар китә арабыздан,
Сандугачлар: Хәйдәр, Хәния,
Вәсилә һәм легендар Әлфия,
Халык хөрмәт белән баш ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев