Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Иң зур байлык

Мәгънәле итеп яшәр өчен Зиһен кирәк кешегә. Тау кадәрле байлыгы да Чорналган бит зиһенгә. Кеше заты берничек тә Дөньяның ямен тоймый, Тиз генә уйлыйсы уйны Сәгатьләр буе уйлый. Ялгышканын бик соң белә. Үзе белгәч үкенә. Кыңгыр эше һаман да шул, Чорналган зиһененә. Зиһенсезне тиңләп була, Вакытсыз сулган гөлгә. Күпме генә...

Мәгънәле итеп яшәр өчен

Зиһен кирәк кешегә.

Тау кадәрле байлыгы да

Чорналган бит зиһенгә.

Кеше заты берничек тә

Дөньяның ямен тоймый,

Тиз генә уйлыйсы уйны

Сәгатьләр буе уйлый.

Ялгышканын бик соң белә.

Үзе белгәч үкенә.

Кыңгыр эше һаман да шул,

Чорналган зиһененә.

Зиһенсезне тиңләп була,

Вакытсыз сулган гөлгә.

Күпме генә су сипсәң дә

Кайтмый элеке хәленә.

Карап торуга кызганыч,

Ярдәм итеп тә булмый.

Үзенекен сөйләп тора,

Ул бары бер аңламый.

Дөнья ямен тояр өчен

Зиһенле булсак иде.

Кеше дә булган байлыкның

Иң зурысы зиһене.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев