Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Һич үкенмим

Күренекле шәхес түгел лә мин Тарих битләрендә каласы. Урам туфрагында аунап үскән Гап-гади бер Мәлкән баласы. Соң тусам да, соңга калмадым мин Нуңа салды иртә иярен. Кем уйлаган миндәй сабыйларга Кәлҗәмәле еллар тиярен. Соң тусам да, соңга калмадым мин Үгез җигәргә дә өлгердем. Яңа чыгып килгән мыекларны Борчак куырганда көйдердем....

Күренекле шәхес түгел лә мин

Тарих битләрендә каласы.

Урам туфрагында аунап үскән

Гап-гади бер Мәлкән баласы.

Соң тусам да, соңга калмадым мин

Нуңа салды иртә иярен.

Кем уйлаган миндәй сабыйларга

Кәлҗәмәле еллар тиярен.

Соң тусам да, соңга калмадым мин

Үгез җигәргә дә өлгердем.

Яңа чыгып килгән мыекларны

Борчак куырганда көйдердем.

Соң тусам да, соңга калмадым мин

Бик вакытлы килдем бу җиргә.

Арыш ипие түгел - алабута тиде

Безнең буын, безнең дәвергә.

Үкенерлек итеп яшәмәдем,

Туксан тупсасына үтәмен.

Йөз яшемә менеп җиткәч, дуслар,

Сез бирерсез миңа бәясен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев