Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Илһам абыйга багышланган яңа шигырь

Бар татар халкы тирән кайгы кичерә.

Илһамсыз калды халкымда
Карурман кебек күңел.
Бар ул ,бар ,җырлаучы бик күп,
Тик алар Илһам түгел!
Тетрәндерә иде Илһам
“Карурман”ның үзен дә!
Илһам китте  кайтмас җиргә,
Сагыш -халкым йөзендә.
“Әллүки” булып уятты
Йокласа татар җаны.
Илһам –ул халкым язмышы,
Илһам –ул татар даны!
“Әдрән диңгез” кебек тирән
Моңлы иде җырлары.
Илһам  моңнарыннан куәт
Алды татар уллары!
Былбыллар юксыныр инде
Яз килгәч Илһамнарын!
Белеп китте Илһам абый
Күңелдә илһам барын.
Гел борчылды татар өчен
Йөрсә дә сәфәрләрдә.
Илһам безнеке иде ул.
Авылда,шәһәрләрдә!
Һәркем белә,таный иде
Татарның моң иясен!
Аның исеме алдында 
Гел килә баш иясем.
“Җиз кыңгырау моңнары”на
Кушылды бүген буран.
Китте халкымның баласы
Моң сызган олы юлдан...
Урының җәннәт түрләрендә булсын,Илһам абый!
Тирән ихтирам хисләре белән Гөлнур Айзат,Буа.16.0119.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев