Илгизә Бадгиева иҗаты
"Сибелә чәчәк" рубрикасы яңа шигырь тәкъдим итә
* * *
"Мин барын да аңлыйм" дисең миңа,
Юк!
Аңламыйсың әле бер ни дә.
Син югалтып кара якын кешең,
Аңларсың син шунда эш нидә...
Сагышларга чумып, үкси-үкси,
Атлап кара зират ягына.
Чәчәк тотып якын килеп кара
Газизеңнең кабере янына.
Эчеңдәге серләреңне сөйләп,
Уртаклашып кайгы-шатлыгың.
Курмичә дә китеп бардың диеп,
Тоялмыйча матур картлыгың...
Чардуганга тотынмыйча кара,
Җылы эзләп якын кешеңнән.
Бары салкын зират җиле исәр,
Җылы көткән тәнең өстеннән.
Аның кигән киемнәрен тотып,
Тоеп кара аның барлыгын.
Еламыйча бераз түзеп кара,
Аңлап газизеңнең юклыгын.
Аңлыйм дисең... Берни аңламыйсың...
Тоярга да сиңа язмасын.
Якын күргән газиз кешеләрне,
Аллаhы салкын гүргә алмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев