Минзәлә
  • Рус Тат
  • Илгизә Бадгиева иҗаты

    Райондашларыбыз иҗаты белән таныштырны дәвам итәбез.

    * * *
    Әгәр сине бер кем аңламаса... 
    Җаннарыңа атса яманат, 
    Син үчләнмә зинһар ул кешегә, 
    Сабырлыгың тупла син кабат! 

    Егылганнан кеше үләмени? 
    Торып бас син,китсен исләре... 
    Нахакларга,рәнҗү сүзләренә 
    Сынау гына санап,түз әле!!! 

    Дус эзләмә дошман арасыннан, 
    Чын дуслык та кат-кат сынала. 
    Ә дошманнар ,безнең көчсезлектән 
    Ләззәт ала,чиксез куана. 

    Япа-ялгыз чыксаң киң далага 
    Дус,дошман да хәтта юк җиргә... 
    Саклар сине ачы ялгызлыктан 
    Иңнәреңдә ике фәрештәң.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: