Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иләк

    Дөнья или бәндәләрен Салып юкә иләккә. Яше карты белән рәттән, Балалар да эләккән. Или дөнья барысын да, Кызганмыйча бер рәттән. Шул ук дөнья- бәндәләрен Яшәргә дә өйрәткән. Или хәллесен, хәлсезен, Төшеп калыр кайсысы. Кайсыларының, гомерен Кисәр дөнья кайчысы. Или бәреп уңга, сулга, Юк туктарга исәбе. Җемелдәгән уты сүнә Йолдызларның кичәге....

    Дөнья или бәндәләрен
    Салып юкә иләккә.
    Яше карты белән рәттән,
    Балалар да эләккән.

    Или дөнья барысын да,
    Кызганмыйча бер рәттән.
    Шул ук дөнья- бәндәләрен
    Яшәргә дә өйрәткән.

    Или хәллесен, хәлсезен,
    Төшеп калыр кайсысы.
    Кайсыларының, гомерен
    Кисәр дөнья кайчысы.

    Или бәреп уңга, сулга,
    Юк туктарга исәбе.
    Җемелдәгән уты сүнә
    Йолдызларның кичәге.

    Бәндәләрен иләгәндә
    Иләктән тузан туза.
    Күктән ярдәм өмет итеп,
    Бәндә кулларын суза.

    Дөнья учагы сунгәндә
    Кала кара күмере.
    Эре иләктән иләнеп,
    Уза кеше гомере.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: