Реклама
Без китәбез армиягә, Туган илне сакларга. Бераз гына түзче, җаным, Карамыйча ятларга. Мәхәббәтебез гөлләре Чәчәк атсын, шиңмәсен. Йөрәкләрдә янган утлар Сүрелмәсен, сүнмәсен. Спорт белән дуслык булса, Солдат хезмәте җиңел. Тик барыбер туган якка Тартыла икән күңел. Тәртип сөйгән старшина Торса да гел бәйләнеп, Илләр генә тыныч булсын, Кайтырсың бер әйләнеп....
Без китәбез армиягә,
Туган илне сакларга.
Бераз гына түзче, җаным,
Карамыйча ятларга.
Мәхәббәтебез гөлләре
Чәчәк атсын, шиңмәсен.
Йөрәкләрдә янган утлар
Сүрелмәсен, сүнмәсен.
Спорт белән дуслык булса,
Солдат хезмәте җиңел.
Тик барыбер туган якка
Тартыла икән күңел.
Тәртип сөйгән старшина
Торса да гел бәйләнеп,
Илләр генә тыныч булсын,
Кайтырсың бер әйләнеп.
фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз