Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Инзилә Галиуллина иҗаты

.Дөнья бетә калса әгәр бер көн, Нишләр икән адәм баласы? Гөнаһым күп, диеп уйлар микән Санар микән әллә акчасын. Кыйбласына карап дога укып Кичерүен сорармы Аллаһтан. Әллә инде байлыкларын алып Олагырмы берәр аулакка. Дөнья бетә калса, мин нишләрмен: Уйга калды әле башларым; Үзем инде, ярар, гомер көттем, Биргән кадәр ашын...

.Дөнья бетә калса әгәр бер көн,

Нишләр икән адәм баласы?
Гөнаһым күп, диеп уйлар микән
Санар микән әллә акчасын.
Кыйбласына карап дога укып
Кичерүен сорармы Аллаһтан.
Әллә инде байлыкларын алып
Олагырмы берәр аулакка.
Дөнья бетә калса, мин нишләрмен:
Уйга калды әле башларым;
Үзем инде, ярар, гомер көттем,
Биргән кадәр ашын ашадым.
Ә балалар яши генә башлый,
Тормыш юлын яңа башлавы...
Дөнья әгәр бетә калса бер көн,
Кичерегез мине, кешеләр...
Ачуланып искә алмагыз сез
Булган булса миндә кимчелек.
Юк, юк, бетми әле дөнья, бетәчәген
Ходайдан да алда кем белә?!
Раббым күпме гомер биргән булса,
Шул кадәрле яшисе килә...
Мәнгелеккә киткәннәргә генә
Якты дөнья бер көнне бетә.
Дөнья бер көн әгәр бетә калса,
Кичерегез мине, дусларым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев